Ижау шәһәре үзәгендәге мәчет төзелешенең көн саен алга барганлыгы күренеп тора. Изге йортның мөмкин кадәр тизрәк сафка басуын теләгән мөселманнар, мондагы эшләр белән һәрдаим кызыксынып торалар.
Бинаны ике каты инде кирпеч белән уратып алынган, тәрәзә-ишекләр куелган. Без, журналистлар, биредә еш булабыз. Һәм мәчет төзелешенә үзеннән өлеш кертергә теләп килүче дин кардәшләребезне еш очратабыз. Хәзер рамазан аенда сәдака китерүчеләр саны бермә-бер арткан. Алар әрвәхлар рухына багышлап хәер-сәдакаларын китерә. Булачак иман йортының икенче катында тәрәвих намазларын уку өчен мөмкинлек тудыруны күреп Мәдинә Гәлкәева, Гүзәл Вәлиева сөенечләрен яшермәде.
Алар икесе дә мәчет юл өстендә булуын, транспорт тукталышы якын, шуңа да өлкәннәргә йөрергә җайлы булуын билгеләп үттеләр.
Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге рәисе, мәчет төзелешен әйдәп баручы Фнүн Мирзаянов әйтүенчә, тәрәвих намазларына һәр кич иллеләп дин кардәшләребез җыела.
Бу мәчетне чынлап та халык төзелеше дип әйтергә мөмкин. Төзелешкә барлыгы 26 миллион сум акча тотылган. Төзелеш материаллары белән булышучылар да аз түгел. Агымдагы елның июнендә мөфтият “Яңа мәчеткә һәр гаиләдән бер мең сум” дигән тәкъдим белән чыкты. Әлбәттә, мәҗбүр итү юк, кемнең күпме бирә алган, ә шулай да байтак сумма җыелган.
Фнүн Мирзаянов сүзләренчә, әгәр дә күп кенә төзелеш оешмалары җитәкчеләре, милләттәшләребез төзелеш материалларын ярдәм буларак бирмәсә, мәчетне сафка бастыру өчен тагын да күбрәк акча таләп ителер иде. Ул тагын да кыйммәткә төшәр иде. Шундый даими ярдәм итүче оешма җитәкчесе Таһир Шакиров биредә еш була.
Таһир Шакиров үзе җитәкчелек иткән оешмадан эшчеләрне җибәргән. Алар биредә диварларны салуда катнаша. Ә инде кичләрен тәрәвих намазларына гаиләсе – улы һәм тормыш иптәше белән бергә йөриләр икән.
Быел көзге яңгырларга кадәр мәчетнең түбә эшләрен бетерергә, ике катның да диварларын күтәреп бетерергә, анда җылы үткәрергә, ә инде кышын эчке эшләрне башларга ниятлиләр. Җитешә алсалар, рамазан аенда ук кече манараны күтәреп, ярымайлы итәргә ниятлиләр.