1954 елның 14 сентябрендә Оренбур өлкәсенең “Тоцкое-2” хәрби лагеренда һавада атом шартлатуы кулланып, хәрби күнегү үткәрелә. Бомбаның күәте Хиросиманыкыннан 3 мәртәбәгә артыграк була.
Ул Тоцкидагы атом шартлату яки “Снежок” операциясе буларак тарихка кереп калды. Җирле вакыт белән 9 сәгать 33 минутта “ташлау” сүзе яңгырый. Һавада 8 чакрым тирәсе биеклектә бомба аерыла һәм 45 секундтан соң 350 метр биеклектә шартлау яңгырый.
Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге операциядә 45 меңләп солдат һәм офицер катнаша. Шуларның 7000 Икенче Дөнья сугышы гаскәриләре. Шартлау урыныннан 70 чакрым тирәдә 475 торак пункты була. Сынауның төп максаты – элеге шартлау кешегә ничек тәэсир итәчәген белү.
Атом сынавы полигоныннан Бозаулык шәһәре 50 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. 3 ел элек атом сынавы полигоны аша үткән ветераннарның саны 105 кеше булса, быел үткән очрашуга аларның өчтән бер өлеше генә килә алган.
Яман шеш авыруы яшь буыннарда да күренә башлый. Бозаулыкта онкология үзәге төзү – федераль программага керә һәм бер ел элек үзәк эшен башлап җибәрә. Бер ел эчендә дәвалану курсын 1400 кеше үтә, 650 операция, 750 кеше химиятерапия үтә. Шулай да авыручыларның саны, шушы ук вакыт эчендә 240 кешегә арткан. Бозаулыкның әлеге үзәк хирурглары атнасына 12-14 операция ясый.