V “Алтын мөнбәр” кинофестивале тәмам

4 октябрьдә “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале үз эшен тәмамлады. Төп бүләккә урыс режиссеры Вера Глаголеваның “Одна война” фильмы лаек булган.
Бүләкләү тантанасына кадәр оештырылган матбугат очрашуында жюри журналистларның соруларына җавап бирде. Жюри әгъзасе Бирәл Гүвән фикер алышу төнгә кадәр баруын, иң лаеклы тасмаларны гына сайлауларын җиткерде.

Жюри рәисе Али Хәмрәев, бик танылган фильмнарны аерым күрсәтергә кирәк, диде. Аның фикеренчә, күп илләрдә күрсәтелгән “Совокупность лжи” бик яхшы фильм, тик аның бюджеты зур, фестивалгә килгән башка тасмалар белән чагыштырырлык түгел. “Монда күп фильмнар бик аз бюджет, әмма зур осталык белән, күңел биреп эшләнә. Шуңа күрә, дөнья прокатына чыккан кино өчен махсус күрсәтү оештырырга кирәк”, ди Али Хәмрәев. Али әфәнде фикеренчә, “Алтын мөнбәр”не “мөселман фестивале” дип атау әле дә бәхәсләр тудыра. Танылган кино тәнкыйтьчесе Сами Амар аны “мөселман илләре фестивале” дип атау тәкъдимен кертте.

Али Хәмрәев татар киносына аерым тукталып китте. Миннән еш кына бу турыда фикерем белән кызыксындылар, диде ул. “Шатландырганы шул – татар киносында герой-актерлар юк. Сер түгел, төп рольгә эләгер өчен актерлар әллә ниләр эшли. Режисерлар да эшләре уңышлы килеп чыксын өчен танылган актерларга мөрәҗәгать итә. Татар киносына бу күренеш хас түгел. Иң мөһиме тормышның төрле якларына тирән караш, гап-гади кешеләрнең яшәү рәвеше чагыла. Татар фильмнары күңелемә бик мөлаем тоелды”, ди Али әфәнде.

Мисырдан килгән билгеле журналист Сами Амар да “Бибинур” фильмын яхшы дип бәяләде. “Иң яхшысы дип әйтеп булмый, тик бик кызыклы, ди ул.

Бүләкләү тантанасы кичен 17.00 сәгатьтә “йолдызлы келәм”нән узу белән башланды. Тамашачылар рус кинойолдызлары Лев Дуров, Валентин Гафт, Алла Сурикованы, чит илдән килгән Арманд Ассанте, Кэри Хироюки Тагаваны күрә алды.

Барлыгы 13 бүләк тапшырылды. Төп бүләкләрдән кала, “Исламский мир”журналы, “Тюрксой” оешмасы, Кино белгечләре берлегенең, Татарстан Республикасы президенты Миңтимер Шәймиевнең махсус бүләкләре бар иде. Соңгысына, ягьни президентның “Һуманлылык өчен” бүләгенә Польша режиссеры Беята Дзановичның “Воздушный змей” фильмы лаек булды.


Калган бүләкләр түбәндәгечә бүленде:
Иң яхшы кыска фильм бүләген Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән “Мәрьям”тасмасы өчен Сәид Әл-Бурри алды.

Иң яхшы оператор исеменә Ираннан “Томан эчендә яктылык” филь мын төшергән Али Мөхәмәд Нәсими лаек булды.
Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы дип Иранннан “Томан эчендә яктылык” киносында уйнаган Париваш Назаревих табылды.

Ир-ат ролен иң яхшы башкаручылар исемлегендә Татарстаннан “Бөркетләр” фильмында катнашкан актерлар Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдин.

Иң яхшы сценарий бүләгенә “Кар” фильмы өчен Аида Бегич, Ноэми Лаппарен лаек булдылар.

Төп бүләккә һәм “Иң яхшы фильм” исеменә режиссер һәм актриса Вера Глаголеваның “Одна война” тасмасы лаек булды. Бүләкләү өчен сәхнәгә жюри рәисе Али Хәмрәев менде. Ул залга карап, “Миңа бер фестивалдә дә мондый басым ясаганнары булмады, диде. Зал бер мизгелгә тынып калды. “Миңа фестивальнең беренче көнендә үк килеп, “Али Эргашевич, берүк гадел хөкем итегез”, дип таләп иттеләр, диде ул елмаеп. Зал Али әфәнденең интрига белән сөйләү рәвешен кабул итеп, җиңел сулап куйды.

Төп призга лаек булган “Одна война” фильмы режиссеры Вера Глаголева бик дулкынланган иде. Ул рәхмәт сүзләрен җиткереп, фестивальнең үзенә бик кадерле булуын әйтте. Глаголева Казан шәһәренә бүләк рәвешендә “Одна война” тасмасының бер нөсхәсен тапшырырга вәгъдә итте.

Күпләр бу фильмның яхшы тасма икәнен таныды. Тик нигә нәкъ менә аның мөселман фестивалендә җиңү яулавын аңлап бетермәде.

“Иң яхшы режиссер эше” бүләген алган Панахбархода Ризаи: “Киләчәктә чынан да мөселман киносын гына сайласыннар иде”, дигән теләк белдерде.

Бу көнне Һолливуд йолдызы Арманд Ассантеның да юбилее иде. Мәдәният министры Зилә Вәлиева аны котлап, бүләк тапшырды. Ассанте Татарстанда бик җылы кабул итүләренә рәхмәт белдерде.