Минзәлә татар дәүләт драма театрының Оренбурда гастрольләре үтте. Ә бу вакытта Оренбур театры үзе гастрольдә Әстерханда иде.
Минзәлә театры Оренбур тамашачыларына Батулланың “Гашыйклар кәмите” белән Д. Салиховның “Хатын түгел, аҗдаһа” комедиясен тәкъдим итте. Оренбур тамашачысы артистларны җылы кабул итеп, сәхнәдән чәчәкләр, алкышлар белән озатып калды.
Венера Нигъмәтуллина – Татарстанның халык артисткасы, Минзәлә театрында 40 ел хезмәт итә, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты.
“Бу театр бинасының матурлыгына исебез китте. Сәхнәсендә уйнавы шундый рәхәт, тамашачысы гади, игътибарлы. Оренбур каласын, гомумән, яратам. Шәһәрнең иске урамнары буйлап җәяү йөргәндә, үземне Төркиянең Истанбул шәһәрендәге кебек хис иттем.
Шунысы гына кызганыч булды, без Оренбур театры коллективы белән очраша алмадык. Бу килү соңгысы булмас әле. Минзәләдә Оренбур театрын бик яраталар, аларның репертуарлары бай. Без беребезгә тартылабыз. Оренбур халкы бердәм күренә. Шатлыкларыбызны уртаклашырбыз, очрашырбыз дип калам”, дип сүзен тәмамлады Венера ханым Нигъмәтуллина.
Бу ике театр арасында алмаш гастроль булды. Киләчәктә дә бу дуслыкны яңа алмаш гастрольләр белән ныгытырга дигән өметтә калдылар.