Оренбур архивына 90 ел

Оренбурның Горький драма театры бинасында төбәк архивы хезмәтенең 90 елын билгеләп үттеләр. Анда бүләкләнүчеләр арасында татарлар да күп иде.
Оренбур архивының беренче документы – 1734 елда патшабикә Анна Иоанновна тарафыннан яңа нигез салынган шәһәргә бирелгән уникаль магистр мөхере. Мөхердә алтын һәм кара төсләрдән торган сызыклар белән өчкә бүленгән калкан, ә аның уртасында уклар.

Әлеге 4 биттән торган пергамент 2 бозау тиресеннән эшләнгән. Алтын, кара баулар белән бәйләнгән дә парчага төрелеп, бархат тартмага урнаштырылган. Бу уникаль документ Оренбур архивында, ә муляжы – Мәскәүдә саклана.

Ира Мамонова
Ә гасырлар буена зур кыенлыклар белән җыелган күп документлар 1917 елдагы революция чорында югала. 1941 елда Мәскәү, Ленинград , Украина архивлары Оренбурга, Бозаулыкка күчерелә.

Бүгенге көндә архивта 3 миллионга якын документ саклана, шуларның 22 меңе аеруча кыйммәтлеләр. Саклаучылар арасында милләттәшләребез дә бар. Ира Мамонова – 40 ел архивта эшләгән, архив хезмәтенең отличнигы дигән күкрәк билгесе һәм күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән.
Рәмзия Булатова белән Нәзимә Абдуллина


Шулай ук бу көнне мактау грамоталары белән Сарыкташ район архивында эшләүче Рәмзия Булатова белән Нәзимә Абдуллина да бүләкләнде. Алар ярдәме белән районга багышланган 2 китап та дөнья күргән.

Өлкә архивы үзе берничә иске тарихи бинадан тора. Ә киләсе ел ахырында яңа архив бинасын төзүне планлаштыралар.

Архивта чит ил галимнәре дә эшли. Шуларның берсе, күптән түгел Оренбур архивында эшләп киткән, Германиядән килгән тарихчы Марлиз Бильц. Ул берничә ел элек диссертациясен Казанда яклаган, татар телендә аңлаша, Оренбурда икенче тапкыр икән.

Марлиз Бильц
Бу юлы тарихчы “Оренбур ике революция (1905 -1917) еллары арасында” дигән темага материал туплаган. Әлеге документлар белән Марлиз Бильц 2010 елның июлендә Стокгольмда үтәчәк торган конференциядә чыгыш ясарга уйлый. Андый конференцияләр 5 елга бер тапкыр үтә һәм анда Польша, Чехия, Русия кебек илләрнең галимнәре дә катнаша икән.