Дагыстан депутатлары баш күтәрә

Русия президенты Дмитрий Медведев (с) Дагыстан президенты Муху Алиев белән очраша

Дагыстан депутатлары республика җитәкчесе урынына “Бердәм Русия” фиркасе тәкъдим иткән намзәтләр исемлегенә ризасызлык белдерде. Алар Русия президенты Дмитрий Медведевны, карар кылыр алдыннан, депутатлар белән киңәшергә үтенә.
Дагыстан депутатларының бу адымын Русия сәясәтендә яңа күренеш дип атарга була. Моңарчы бар төбәкләр дә Мәскәүдән килгән тәкъдимнәрне хуплап кына бара иде.

Мәгълүм булганча, шушы елдан башлап Русиядә төбәк җитәкчеләре яңа тәртип нигезендә билгеләнә. Җитәкченең мөддәте чыгуга 90 көн кала төбәктә җиңеп чыккан партия президентка кимендә өч намзәт тәкъдим итәргә тиеш.

Татарстан җитәкчесе Миңтимер Шәймиевнең президентлык мөддәте 2010 елның 25 мартында тәмамлана. Димәк, бу урынга намзәтләр 25 декабрьгә тәкъдим ителергә тиеш. Бу уңайдан белгечләр инде фаразлар кыла башлады.

Дагыстан җитәкчесе Муху Алиевның мөддәте киләсе елның февралендә чыга. Узган атнада “Бердәм Русия”нең җирле бүлекчәсе партиянең үзәк идарәсенә өч кешедән торган исемлеген җибәргән.

Әмма “Бердәм Русия”нең югары шура рәисе Бориз Грылзлов президент Дмитрий Медведевка керткән исемлектә бу өч кешенең берсе генә калган – хәзерге җитәкче Муху Алиев. Калган икесе урынына дүрт яңа намзәт өстәлгән.

Бу хәл Дагыстан депутатларында ризасызлык уяткан. Алар Медведевка мөрәҗәгать итәргә булган.

“Дагыстан башында акыллы, укымышлы, намуслы, гадел кеше булырга тиеш, - ди мөрәҗәгать авторларының берсе депутат Суракат Асиятилов. – Безгә исә өч кеше белән дә идарә итә белмәгән билгесез кешеләрне такмакчылар. Моның белән алар Дагыстаннан икенче Чечня ясаячак. Дагыстан ул Чечня түгел, монда 20 яшьлек егетләр идарә итә алмый.”

Депутатлар бу яңа намзәтләрнең куелган таләпләргә җавап бирмәвен билгеләп, президентны карар кылганчы башта алар белән киңәшергә үтенә.

Ятып калганчы атып калу

Муху Алиев, 69 яшендә
Регнум агентлыгы мәгълүматына караганда, Грызлов исемлегендә хәзерге җитәкче Муху Алиевтан тыш, хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Магомед Абдуллаев, казначылык идарәсе башлыгы Сагидгусейн Магомедов, Дагыстан университетында кафедра мөдире Магомедсалам Магомедов, Федерация шурасы киңәшчесе Магомед Магомедов бар.

Кайбер белгечләр намзәтләр исемлегенең артып китүен Мәскәүдәге даирәләр арасындагы көрәш белән аңлата. Дүрт намзәтнең өчесе Магомедов, берсе Магомед булса да, алар шактый төрле көчләрне вәкиллек итә. Мәскәүдәге төркемнәр Дагыстанга үз кешесен үткәрергә тырыша.

Дагыстандагы сәясәт белгече Зубайру Зубайруев, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, депутатларның баш күтәрүен хәзерге җитәкчене саклап калу тырышлыгы, ятып калганчы атып калу, дип аңлатты. Депутатларның күбесе Муху Алиев тарафдарлары. Алар төзегән исемлектә Алиевтан тыш калган икәү күз буяу өчен генә иде. Хәзер Медведевка яңа исемнәр кертелгәч, алар борчыла башлады, ди Зубайруев.

Сәясәт белгече фикеренчә, Мәскәү Дагыстан җитәкчесен алыштырырга да мөмкин.

“Медведевның күптән түгел әйткән, кайбер җитәкчеләр партия исеме астына сыенып үзенә карьера эшли, дигән сүзләре, минемчә, турыдан-туры безнең җитәкчегә кагыла, - ди Зубайраев, - соңгы сайлаулар вакытындагы хәрәмләшүләр моңа дәлил.”

Зубайру сүзләренчә, әгәр Медведев илдә модернизация, заманчалаштыру сәясәте игълан иткән икән, ул хакимияттә 70 яшьлек элекке обком секретарен калдырырга тиеш түгел, берәр яшьрәк, сәләтле менеджерны билгеләргә тиеш.

Дагыстанда хәлләр бик мөшкел, бер-бер артлы террор һөҗүмнәре, ыруга каршы ыру көрәшә, монда җитди үзгәрешләр кирәк, югыйсә үз-ара сугыш башланырга мөмкин, ди сәясәт белгече.

Президент Медведев намзәтләргә карата фикерен 19 декабрьгә кадәр әйтергә тиеш.