Оренбур шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында 25 мохтаҗ балага Яңа ел тәбрикләү кичәсен үткәрде.
“Туган тел”гә бүгенге көндә яшьләр тартыла. Бу безне куандыра. Алар арасында үзебезнең татар теле укытылган 38нче мәктәптә тәрбияләнгән яшьләребез дә байтак. “Тургай” фольклор ансамбленә дә яшь җырчылар, биючеләр килә", диде мохтарият әгъзасы Нур Хөсәенов.
“Туган тел” әгъзалары 4 гыйнвар көнне татар театрында мохтаҗ балаларга Яңа ел белән тәбрикләү акциясен үткәрде. Бу чарада Оренбур шәһәренең Хөсәенов Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре, 38нче санлы татар теле укытылган мәктәп укытучылары, татар театры хезмәткәрләре актив катнашты.
Матди ярдәмне беренче булып Гелий заводында эшләүче татарлар күрсәтте. Ә инде башлап йөрүчеләрдән мохтарият рәисе Рөстәм Маннанов, “Чәк-чәк” фирмасы җитәкчесе Ринат Тойгынов булды. Шулай ук шәһәр шурасы депутаты Рәфкат Йосыпов та ярдәм кулын сузды.
"Бу безнең беренче башлап атлаган изге адымыбыз дип саныйбыз. Дөрес, аңларга кирәк, балаларны туплау җиңел булмады. Чыршы бәйрәмендә иң элек балаларга татар театры артистлары “Мактанчык әтәч” спектаклен күрсәтте, аннан Кыш бабай бүләкләр таратты. Сабыйларның шигырь сөйләүләре, аларның чын күңелдән елмаюларын, куануларын күрү – менә бу изге эшебезнең максаты һәм нәтиҗәсе", диде Нур Хөсәенов.
"Бу эштә яшь әгъзаларыбыздан Фагиз белән фотограф Радикның ярдәме дә зур булды. Киләсе Яңа елларга яхшырак әзерләнеп, мохтаҗ сабыйларны күбрәк җыеп куандырырга дип уйлыйбыз. Мохтаҗ балаларны табу өчен, Алла боерса, шәһәрнең башка мәктәпләре белән дә элемтәгә керергә уйлап торабыз.
Иң мөһиме бу эштә – татар-башкорт балаларын бергә җыеп тәбрикләү. Алла сакласын сабыйларны бүлергә. Бу безнең Оренбурда татар-башкорт халкының дуслыгы турында да әйтер. Шәһәрнең “Замандаш” исемле татар-башкорт зыялылары клубында үткәрелгән чаралар да бер тирәкнең ике ботак балаларын бүлми бит. Бу купшы сүзләр түгел – оренбурлыларның яшәү рәвеше.
Оренбур татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа җитәкче органнары сайлануга ике айлап вакыт та үтеп киткән. Җитәкчелекнең бу көннәрдәге эшчәнлеге эшне планлаштыруга, актив булуга юнәлде”, дип сүзен тәмамлады мохтарият әгъзасы Нур Хөсәенов.