Үз мәктәбеңне ачу – чынбарлыкмы, әллә хыялмы?

2007 елда Оренбурда яшәүче Элдар Языкбаев “Лингва” исемле үз мәктәбен ачып җибәрә. Бүгенге көндә анда тик инглиз һәм татар телләре генә укытыла. Мәктәпкә барлыгы 40 кеше йөри.
Мондый мәктәп ачу – Элдарның күптәнге хыялы була. “Ләкин кыенлыклар да җитәрлек бит. Беренчедән, арендага түләргә акча күп кирәк, икенчедән, дәреслекләр дә күп чыгым сорый”, диде яшь мөгаллим.

Максатына ирешү өчен ул иң элек акча эшләргә уйлый. Педагогия университетының рус-инглиз бүлеген тәмамлагач, дәүләт мәктәбендә эшли, аннан дәүләтнеке булмаган мәктәптә дә берничә ел укыта. Шуннан соң гына тәҗрибә туплап, акча җыеп, үз мәктәбен ачуга ирешә.

Хәзер бу мәктәптә 40 кешенең 10сы татар телен өйрәнә. “Лингва” мәктәбендә инглиз телен 2007 елдан өйрәнсәләр, татар телен өйтәнүчеләр төркеме барлыкка килгәненә әле 3 ай гына икән.
“Татар теленә өйрәтү – ул минем күптәнге хыялым иде. Аны тормышка ашыру өчен миңа күп көч кирәк булды”, ди Элдар Языкбаев.

“Мин рус авылында үстем, рус мәктәбендә укыдым, гаиләдә дә татар телендә сөйләшми иделәр. Шуңа күрә мин татар телен начар белә идем. Кинәт кенә башыма уй килде: ничек инде мин үзем татар кешесе, ә татар телендә сөйләшә белмим? Кызыксына башладым, күп укыдым, әбием янына, Әсәкәй районына кайтып йөри башладым. Шулай итеп, татар телен өйрәндем.

Мин рус-инглиз телен яхшы беләм. Шуңа күрә миңа укучыларыма да татар телен тәрҗемә аша аңлатырга җиңел. Иң беренче, мин аларга җөмлә тәртибен өйрәтәм, аннан сингармонизм законын карыйбыз, чөнки ул төрки телләренә генә хас, шуннан алфавит инде. Беренче дәресләрдә шуларны өйрәтәм.

Татар телен өйрәткәндә мин чит телне өйрәтү методикасын кулланам. Шуңа күрә дәреслекләрне дә үзем яздым. Инде хәзер татар телен өйрәнергә 10 кеше йөри. Алар барысы да яшьләр, университетлар тәмамлаганнар, бер-берсен беләләр, аралашалар, театрларга күпләп йөриләр, араларында берсе рус милләтеннән.

Укырга атнасына ике тапкыр йөриләр. Өстәмә материаллар да күп кулланам: җырлар тыңлыйбыз, мәзәк, әкиятләр сөйлибез. Нинди генә телне өйрәнсәң дә, аның өчен кешегә бер ел вакыт кирәк була. Инде миңа хәзер бу методика буенча икенче китап язарга кирәк", диде Оренбурда үзенең “Лингва” исемле мәктәбен булдыручы Элдар Языкбаев.

Элдар Языкбаев икенче югары белемен шул ук педагогия университетының география факультетында ала. Озакламый, бу белгечлек буенча ул диплом якларга җыена.