Удмуртиядә яшәүче башкорт халкы өчен зур вакыйга булды. “Салават” башкорт оешмасы чираттагы җыенын уздырды. Җыенда Башкортстан республикасы башкаласы Уфадан вәкилләр, Янавыл районыннан сәнгать осталары катнашты.
Удмуртиянең милли сәясәт министры Владимир Завалин җыенны ачып, бүген республикада утыздан артык милли-мәдәни оешмалар үз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, хакимият органнары белән бергә эшләүләре хакында җиткерде. “Салават” башкорт оешмасы да республикакүләм үткәрелгән чараларда үзләренең өлешен кертүен әйтте.
“Салават” оешмасының җитәкчесе Әмир Татлыбаев үткән елда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады. Дөрестән дә, республикакүләм чараларда күбрәк катнашуларын билгеләде ул. Әмма алга куелган мәсьәләләрнең тулысынча чишелмәвенә дә тукталды. Бу, иң беренче чиратта, туган телне үзләштерү буенча якшәмбе мәктәбен ачуга ирешелмәүләре дип билгеләде Әмир Татлыбаев.
Әйтергә кирәк, җыенда чыгыш ясаучылар туган телендә түгел, рус телендә сөйләде. Хәтта халык шагыйре дип игълан ителгән Марсель Равилов та үз шигырьләрен рус телендә җиткерде.
Бөтендөнья Башкорт корылтае вәкиле Әлтаф Гайфуллин чыгышы моңа тәнкыйть буларак яңгырады. Ул чыгышын ике – башкорт һәм рус телендә ясады. Халыкка әйтер сүзен туган телендә, инде дәүләт органнары җитәкчеләренең колагына җиткерәсе фикерен русча белдерде.
Әлтаф Гайфуллин башкорт оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.Ул иҗтимагый оешма вәкилләренең күп вакытта үз акчасына чаралар уздыруын ассызыклап үтте. Соңрак Әлтаф Гайфуллин башкорт халкын киләчәктә зур вакыйга – Бөтен дөнья Башкорт корылтаеның өченче җыенына әзерлек алып барылуы, анда күтәреләчәк мәсьәләләргә тукталды.
Бу, беренче чиратта телне саклап калу. Икенчедән, җирләрне хосусыйлаштыру, өченчедән, халыкны эш белән тәэмин итү, диде Әлтаф Гайфуллин.
Шулай ук олы кунак көз айларында халык исәбен алуда һәр милләт вәкиле – башкорт икән үз милләтен, татар икән – ул да үз милләтен күрсәтергә тиеш дигән фикерен белдерде. Ике халык та үз телен белеп, гореф-гадәтләрен үтәп,дус яшәргә тиеш дигән фикерен дә билгеләп үтте.
Удмуртиянең “Салават” башкорт оешмасыннан өченче Башкорт корылтаенда дүрт делегат һәм корылтайның башкарма комитеты әгъзасы Әмир Татлыбаев катнашачак.
Оешманың яшь вәкиле Артур Сәлимгәрәев әлеге җыеннан башкалар белән очрашып, тәҗрибә туплап кайтырмын, эшне җайлап җибәрергә бик тә ышанам дип уртаклашты.
Удмуртиядә яшәүче башкортлар белән очрашурга Башкортстанның Янавыл районыннан сәнгать осталары да килгән иде. Алар бик матур концерт күрсәтте.