Ачык микрофон: Сезнең гаиләгездә сугышта катнашкан кеше бармы? Гаиләгез моның өчен ярдәм аламы?

- Әйе, минем дәү әтием Габдрахман Миндубаев сугышта катнашты. Ул Германиягә кадәр барып җиткән. Рейхстаг диварларында язулар калдырган. Ике ел элек вафат булды. Аңа азрак игътибар булды. Бәйрәмнәрдә мәктәпкә очрашуларга чакыралар иде. Бүләкләр бирелде. Мәктәп балалары килеп булышалар иде.

- Ике бабаем да сугышта катнашты. Берсе Курск дугасында үлеп калды. Рәгыйб Абдрашитов Кенигсбергта яралынды. 85 яше тулырга бер ай калгач, әле күптән түгел генә вафат булды. Әнием ул авылдан китте, шуңа күрә без ярдәмне тоймадык. Бабам да авылда үз йорты белән яшәгәч, ярдәмгә мохтаҗ булмады.

- Без Көньяк Уралда яшәдек. Минем әбиемнең 4 баласы: өч кызы һәм бер улы бар иде. Аның бердәнбер улы Семен Улитин Тын океан флотында диңгезче булды. Ул хәбәрсез югалды. Әбием Молотовка хат язып караган иде дә, бернинди дә җавап килмәде. Дәүләттән ярдәмне көтеп булмый.

- Минем бабам Хәйдәрҗан сугышта булды. Хәзер сугышта булганнарга фатир бирәләр дигәнгә документлар җыеп караган идек. Бабам авылда яши. Ул торган йортта бер кешегә 36 квадрат метрдан күбрәк туры килгәнгә күрә, безгә фатир булмый, диделәр.

- Минем бабам сугышта катнашкан. Ул 1985 елда вафат булды. Аның беренче алган пенсиясе 13 сум иде, соңрак 20 сумга күтәрелде.

- Минем бабам Смоленский якларында сугышта катнашып, 1942 елда яраланган. Ярты ел госпитальдә дәваланган. Аннан соң 1945 елга кадәр сугышта катнашкан. Дәүләттән ярдәм бар. Без хәзер бабайга фатир алырга дип, документлар җыябыз.

- Мин 14 яшемнән эшли башладым. Хәзер хезмәт ветераны булып бик яхшы пенсия алам. Инвалидлыкка да пенсия бирәләр. Барысы 14 мең сум.

- Әти сугышның башыннан алып ахырына кадәр булды. 4 тапкыр яраланган. Сугыштан кайткач, вафат булды. Әнием дә вафат инде. Бернинди ярдәм күрмәдек. Алар өчен хәтта пенсиягә дә өстәмә булмады.