Удмуртия мәктәпләрендә дин һәм әхлак дәресләре укытыла

Апрель аенда Удмуртия мәктәпләрендә дин һәм әхлак дәресләре укытыла башлады. Дәресләр дүрт юнәлештә: “Дөньякүләм диннәр культурасы”, “Ислам дине нигезләре”, “Православия культурасы нигезләре”, “Дөньяви әхлак дәресләре” алып барылачак.
Берничә ел элек мәктәпләрдә дин һәм әхлак дәресләрен укыта башлау нияте җәмгыятьтә төрле тискәре фикерләр тудырды. Берничә ел дәвамында бу мәсьәләгә әледән әле әйләнеп кайттылар. Ниһаять, үткән елда Русия президенты Дмитрий Медведев мәктәпләрдә дин һәм әхлак дәресләрен укыту турындагы фәрманга кул куйды.

Бу фән әлегә Русиянең 19 төбәгендә эксперименталь рәвештә укытылачак. Шул исәптән, Удмуртия мәктәпләрдә дә. Уку елы башында дин һәм әхлак дәресләренең программасы да, дәреслекләрнең һәм кадрларның да булмавы татар җәмәгатьчелегендә, дин әһелләрендә борчылу хисләре тудырды. Шикләнүләр дә юк түгел иде. Апрельдә дин тарихларына багышланган дәресләр уку җәнвәлендә пәйда булды.

Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә дин һәм әхлак дәресләре дүрт юнәлештә алып барылачак. Болар – “Дөньякүләм диннәр культурасы”, “Ислам дине нигезләре”, “Православия культурасы нигезләре”, “Дөньяви әхлак дәресләре”. Аларны ата-аналар уллары-кызлары белән бергә сайлаган.

Балаларга дәреслекләр, укытучылар һәм ата-аналар өчен уку әсбаплары һәм видео дисклар өләшкәннәр. Бу дәресләрне алып бару өчен мәктәпнең дүрт укытучысы махсус әзерлек курсларында белем туплаган. Мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова да бу курсларда белем алган. Ул ислам дине нигезләре буенча дәресләр алып барачак.

“72 сәгать күләмендә шушы фәннең нигезләрен укыту, нәрсәгә басым ясарга, заманча технологияләр кулланып эшләргә өйрәттеләр. Үзебез дә төрле проектлар төзеп, аларны якладык”, диде ул.

Дүртенче сыйныфларда 60 бала укый. Аларның егермесе ислам дине турында күбрәк мәгълүмат алырга тели. Рәсимә Садыйкова беренче дәрескә бик дулкынланып керүен җиткерде.

“Һәр яңалык, беренчедән, борчылу тудырса, икенчедән, сөенеч уята. Бу курсларның да мәктәптә укытыла башлануы – гаиләдә бирелергә тиешле тәрбия дип кабул итәм. Ләкин бүгенге ата-аналарның дингә түгел, хәтта туган илдән дә ерак торуларын күздә тотып эш итсәк, диннәр турында информация алу, ислам динендә тыелган нәрсәләрне балаларга җиткерү, үзеңнең эш гамәлләрең аша аны күрсәтергә тырышу, минемчә, бернинди дә начарлык китермәс.

Дәрескә әзерләнүгә килсәк, курсларга барганда да, берникадәр куркып бардым. Мин үзем ислам дине кануннарында тәрбияләнгән кеше буларак, ислам динен беләм кебек тоела иде. Курсларда мәгълүматлар алгач, минем үземнең дә белемем чикле булуын аңладым. Анда аралашу, дәреслекләр белән танышып чыгуым үземә бик күп яңалык булды. Шуңа да балалар да никадәр күбрәк эзләнсә, укыса, күбрәк информация алачак.

Рәсимә Садыйкова
Культуралы кеше минемчә, үз динен генә түгел, башка диннәр турында да белергә тиеш. Инде балалар шушы юлны сайлаган икән, димәк алар моңа әзер дип уйлым”, диде Рәсимә Садыйкова.

Дәреснең кайсысын сайлау бала һәм ата-аналарның теләгенә нигезләнеп эшләнде. Әлбәттә, монда диннең дә, мәктәпнең дә йогынтысы булмады. Ул бары тик ата-ана һәм балаларның уртак фикере, аларның гаиләдә сакланган традицияләрне дәвам итү, шул турыда күбрәк информация алу юнәлешендә алып барылачагына басым ясады укытучы.

Беренче дәрестә балалар ислам диненең кайсы илдә барлыкка килүен, бүген мәселманнар кайсы илләрдә яшәвен ачыклады. Ислам динен тотучылар өчен изге җирләр, мөһим китаплар турында мәгълүмат алды.

Инде бу курсларның темаларына килгәндә, Рәсимә Садыйкова әйтүенчә, ул ике зур өлештән тора. Беренче өлеше – 16 сәгатьлек программа, дүртенче сыйныфларда укытылачак. Балаларны ислам диненең килеп чыгышы, аның тарихы, нигезләре, башлап йөрүчеләр, халыкка җиткертүчеләр белән таныштыру. Шулай ук ислам диненең символлары, дини бәйрәмнәре хакында мәгълүмат биреләчәк.

Икенче өлеше, бу инде бишенче сыйныф укучыларына беренче чиректә укытылачак, ул әхлак нормалары, ислам динендә тыелган гамәлләр, ислам динен тотучыларга хас булган сыйфатлар турында җиткереләчәк.

Дин һәм әхлак дәресләре тирә-якны өйрәнү һәм әдәби укулар дәресләре хисабына алып барылачак. Бу дәресләрдә дә кешелекнең иң гүзәл сыйфатлары хакында сөйләшәләр. Дин һәм әхлак дәресләрендә дә шул кыйммәтлекләр, әхлаки нормалар турында аңлатмалар биреләчәк.

Дәресләрдә балаларга билге куелмаячак. Әмма күтәрелгән темалар буенча балалар өйдә әти-әниләре белән гаиләдәге традицияләр, дини йолаларны үтәү буенча бергә иҗади эш язарга тиеш. Әлеге курслар тәмамлагач, мәктәптә бәйрәм уздырырга да ниятләп торалар.

Тагын шуны да искәртеп үтәргә кирәк, әлеге дәресләрне бары тик кабул ителгән программа буенча махсус әзерлек курсларын үткән укытучылар гына алып бара ала. Дин әһелләре белән очрашу, яисә мәчеткә экскурсиягә дә алып бару ата-аналарның ризалыгыннан башка эшләнмәячәк. Шулай ук ата-аналарның үзләренә дә дәресләрдә утыру рөхсәт ителә.

Шуңа да ата-аналарга балаларның бу дәресләренә игътибарлы булуын, дәреслекләр, өстәмә материал – видеодисклар белән танышуларын үтенәләр милли оешма вәкилләре. Мәктәпләрдә дәресләрне программадан читкә тайпылмыйча алып баруларын тикшерергә “Ата-аналар өчен дәреслек” тә ярдәм итәр. Русиядә күпчелек халык тоткан динне генә укытуга күчмәс өчен өлкәннәрдән һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүе таләп ителә.