Композитор Шамил Тимербулатов “Җиңүнең назлы сурәте” һәм “Минем Казаным” әсәрләре өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.
Тукай бүләгенә намзәт композитор Шамил Тимербулатов: “Казан минем өчен Миңтимер Шәймиев белән бәйле шәһәр ул”, ди. Яңарган, бөтенләй башка каланы күрү аны нәкъ “Минем Казаным” дигән әсәрен язарга этәргән.
Шәһәрне матурайткан кеше дә Шәймиев булды ди ул. Композитор сүзләренчә, аның бу әсәрен Татарстанның беренче президентының портреты итеп тә тыңларга була. Эшнең төбенә төшеп эшли торган кешенең сурәте ул, ди Тимербулатов.
Әсәрнең беренче варианты 2001 елда төгәлләнгән. Тимербулатов аны башта ике: симфоник һәм джаз оркестрлары бергә башкарырлык итеп яза. Әмма республикада джаз эстрада оркестрын эзләп җәфаланып бетә. Аннан да кала, бу ике төркемнең аһәңен дә туры китерү бик кыен.
Шуңа күрә Шамил Тимербулатов 2005 елда бу әсәрен симфоник оркестр өчен генә эшли. “Аның музыкасы гаҗәеп энергия, җитезлек, рухи күтәренкелек, чиксез шатлык, бәйрәмчә яктылык белән сугарылган”, ди “Минем Казаным” турында музыка белгече Земфира Сәйдәшева.
“Җиңүнең назлы сурәте”
Композиторның икенче бер әсәре – “Җиңүнең назлы сурәте” дигән бишенче симфониясе дә татар халкының мәдәни тормышында зур вакыйга булды, ди Сәйдәшева.
“Композитор аны әнисенең образы, аның фронтташ дуслары призмасы аша сугышта һәм тыл хезмәтендә катнашкан хатын-кызларга багышлый. Сим-фониянең кереш өлешендә капма-каршы ике аваз: тыныч иртәнең бәллүрдәй чиста темасы һәм оркестрның кара көчләр киләсен аңлаткан кискен аккордлары өскә калкып чыга.
“Ана темасы” төп партиядә күп өлеш алып тора. Фаготларның тыныч һәм салмак агышлары хатын-кызның матурлыгын һәм назын, тыныч тормыш төсмерләрен әкияти итеп сурәтли. Композитор әле¬ге темага сизелер-сизелмәс итеп кенә “зур бәла”не тоемлау билгеләрен дә оста кушып җибәрә.
Һөҗүм (Allegpo) эпизоды кискен контраст рәвешендә кабул ителә, илне саклаучыларның батырлыгы бәет партиясе рәвешендә гәүдәләндерелә, кара көчләргә карата нәфрәтле авазлар алга бәреп чыга. Уртадагы акрын агылган өлешне автор Әнисенең сугыш еллары һәм һәлак булганнарның кайгылы хатирәсе рәвешендә тасвирлый. Әсәрнең азагы җиңүче хатын-кызларыбызга дан җырлаган “Тыныч иртә” гимны белән төгәлләнә”, ди Сәйдәшева.
Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтовлар иҗат иткән XXгасырның икенче яртысындагы симфония үрнәкләре ташкыны 2000 ел алдыннан тынып калгандай була. Күпләр алга таба кем дәвам итәр икән дигән сорау да куя.
Борчылулар урынсыз булган икән, ди Земфира Сәйдәшева “Ватаным Татарстан” газетында. Соңгы ун ел эчендә генә дә Шамил Тимербулатов тарафыннан алты симфония язылды, төрле уен кораллары өчен берничә концерт та иҗат ителгән.