Exit-poll: Британиядә консерватив партия җиңә

Өч намзәт (сулдан уңга): Ник Клегг, Гордон Браун һәм Дэвид Камерон

Британиядә парламент сайлау үтте. 130 тавыш бирү урынында үткәрелгән exit-poll нәтиҗәләренә күрә, Давид Камерон җитәкләгән оппозициядәге консерватив партия алда бара. Соңгы 36 елда беренче тапкыр илдә “эленгән парламент” барлыкка килә.
Британ сайлаучыларының күпчелеге хәзерге премьер-министр Гордон Браун урынына аның төп көндәшен, Давид Камеронны сайлаганга охшаган.

Exit-poll нәтиҗәләренә күрә, консервативлар партиясе парламетта иң эре партия булачак, ләкин аның урыннары хөкүмәт төзү өчен җитмәячәк. 1974 елдан бирле беренче тапкыр илдә “эленгән парламент” барлыкка килә.

Британиянең төп телевидение каналлары – шул исәптән, BBC һәм Sky News – консерватив партия 650 урынлы парламентта 307 урын алачак дип фаразлый. Ягъни, хөкүмәт төзү хокукы биргән абсолют күпчелеккә ирешү өчен 19 урын җитми кала.

Браунның хакимияттәге лейбористлар партиясе 255 урын, либерал-демократлар – 59 урын алып дип көтелә. Калган 29 урынны ваграк партияләр үзара бүлешәчәк.

Бу сайлау соңгы берничә дистә елда иң киеренкесе булды. Сайлауда катнашу дәрәәҗсе шактый югары булыр дип көтелә. Тавыш бирү урыннарында озын чиратлар күзәтелгән.

Киеренке көрәш

Дистәләрчә еллар буена Британиядә хакимият өчен көрәш ике эре партия арасында барды. Сайлауда кем җиңүгә карап, илдә я лейбористлар, я консерваторлар идарә итте. Быел бу ике күптәнге көндәшләр бәхәсенә өченче көч кушылырга тора – либерал-демократлар партиясе.

Тавыш бирү алдыннан үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәсенә караганда, оппозициядәге консерваторлар алда бара иде. 13 ел хакимияттә торган лейбористлар алардан 7% чамасы калышты. Өченче урындагы либерал-демократлар лейбористларның үкчәсенә басып килде.

“Үзгәреш” һәм “өмет”

Тавыш бирү көне алдыннан консервативлар җитәкчесе Дэвид Камерон, 2008 елда Барак Обама шикелле, үз тарафдарларын “үзгәреш” һәм “өмет” өчен тавыш бирергә өндәде:

“Тавышыгызны үзгәрешләр өчен, консерваторларга бирегез, бу илгә өмет һәм оптимизм хисе бирү өчен. Бергәләп без илебезне көчлерәк һәм яхшырак итә алабыз.”

Британиядә сайлаулар мажоритар систем нигезендә үтә. Депутатлар бер мандатлы бүлгеләрдән сайлана. Парламентка иң күп вәкилен үткәрә алган партия хөкүмәт төзи.

"Киләчәкнең яңа сәясәте"

Быелгы сайлау кампаниясендә либерал-демокартлар җитәкчесе Нил Клегг көтелмәгән уңышка иреште. Британиядә беренче мәртәбә үткәрелгән дебатларда ул үзенең көндәшләрен иске чор сәясәтчеләре итеп күрсәтергә тырышты.

“Сайлау вакыты җитте, үткән чорның иске сәясәте белән киләчәкнең яңа сәясәте арасында сайлау вакыты” диде ул.

Британнарның күбесе 13 ел хакимияттә торган Брауннан да, депутатларының акча сарыф итү җәнҗалларыннан да инде арыган, Клегг шушы кәефләрне үз файдасына кулланырга тырышты.

"Зур күпчелек хөкүмәте"

Сайлау нәтиҗәсендә Британиядә соңгы өч дистә елда беренче тапкыр “эленгән парламент” дигән вазгыять туарга мөмкин. Бер партиянең дә хөкүмәт төзү өчен җитәрлек тавышы булмаса, коалиция төзергә туры киләчәк.

Европаның башка илләрендә бу гадәти күренеш булса, Британия өчен гадәттәнтыш хәл. Кайберәүләр бу уңайдан борчыла, хәзерге авыр шартларда Британиягә зур күпчелек хөкүмәте кирәк, ди. Тавыш бирү алдыннан ясаган соңгы чыгышында лейбористлар җитәкчесе Дэвид Браун шул фикерне җиткерергә тырышты:

“Һәрберегез тавыш бирү урынына килеп, бу ил өчен кирәкле булган лейбористлар хөкүмәте өчен тавыш бирегез” диде Браун.

Британиядә 44 миллионнан артык сайлаучы бар. Тавыш бирү урыннары Казан вакыты белән төнге бердә ябылды. Беренчел нәтиҗәләр җомгада көтелә.