Грециядәге финанс кризисының башка илләргә җәелүен туктату максаты белән Европа Берлеге €440 миллиард күләмендә ярдәм планын кабул итте. Халыкара валюта фонды һәм Европа комиссиясе өлешен дә кушып, аның күләме €750 миллиард ($1 триллион) тәшкил итәчәк.
Шушы хәбәрдән соң дүшәмбедә Азия һәм Европаның финанс базарларында җанлану күзәтелде. Җомга кичендә бер евро 1.25 долларга калган булса, дүшәмбе иртәсендә ул 1.30 долларга күтәрелде.
Европа Берлегенең тышкы эшләр министры Кэтрин Эштон бу планны Европа һәм дөнья икътисады өчен яхшы план дип бәяләде. Халыкара валюта фонды башлыгы Доминик Штраус-Хан “алга таба зур адым” дип атады. Германия канцлеры Ангела Меркель бу пакет евроны саклау өчен бик кирәкле чара диде.
“Бу пакет уртак акчабызны саклау һәм көчәйтү өчен. Евро тарихында, Европа Берлеге тарихында бу әле күрелмәгән хәл. Гадәттән тыш вәзгыятьтә без акчабызны саклыйбыз. Үзебезнең ватандашларга килгәндә, шуны әйтим: без алман халкының да акчасын саклыйбыз.”
Европа Берлеге финанс министрларының якшәмбе Брюссельдә башланган очрашуы дүшәмбе иртәсенә кадәр барды. 11 сәгатькә сузылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә башта уйланганнан да зуррак күләмдә ярдәм планы булдырырга килешенде.
Өч елга каралган бу план нигезендә авыр хәлдә калган илләргә ярдәм итү өчен €440 миллиард күләмендә акча бүленә. Сүз евро акчасын кулланучы авыр хәлдә калган Греция, Испания, Италия, Португалия кебек илләр турында бара.
Халыкара валюта фонды моңа өстәп €250 миллиард, Европа комиссиясе – €60 миллиард бирәчәк.
Европа комиссиясенең икътисад һәм акча сәясәте комиссары Олли Рен, Европа Берлеге уртак валютаны һәртөрле чаралар белән саклаячак, диде.
“Европа Берлеге әгъзалары, Европа комиссиясе, Европаның үзәк банкы бергәләп күргән тырышлыклар шуны күрсәтә – без евроны саклау өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез.”
Ләкин ярдәм алуның шартлары да бар. Ангела Меркель сүзләренчә, евро зонасына кергән илләр финанс проблемнарын чишүне тизләтергә тиеш булачак. Ярдәм алыр өчен халыкара валюта фондына һәм Европа Берлегенә гамәл планын тапшырырга кирәк. Аның үтәлеше тикшерелеп барылачак.
Дөньяның берничә үзәк банкы бу ярдәм планына теләктәшлек белдерде. Кушма Штатларның федераль резерв системы төрле илләрнең үзәк банкларына доллар кирәк булса, алыштырып бирергә әзер булуын әйтте.
Европаның үзәк банкы – гадәттән тыш чара буларак, үзенең күптәнге сәясәтенә каршы килеп – евро зонасына кергән хөкүмәтләрнең бурычларын сатып алачагын белдерде. Дүшәмбедә ике үзәк банк – Германия һәм Финляндия банклары – бу эшкә инде керешүләрен хәбәр итте.
Грециядә финанс кризисы (саннар)

Бюджет дефициты – 13% чамасы
Гомум бурыч – €300 миллиардтан артык
Бөлгенлеккә төшү сәбәпләре
сарыфка нигезләнгән икътисад, идарә хаталары
Греклар акчаны нәрсәгә сарыф итә?
дәүләт хезмәте чыгымнары, социаль түләүләр, пенсияләр бюджетның 80% тәшкил итә
дәүләт хезмәтендә мәгаш хосусый тармактагыдан 2.5 мәртәбә күбрәк
13нче, 14нче мәгашлар
(€2500)
дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр (€1300) – санакта эшли белгән өчен, чит телләр белгән өчен, вакытында эшкә килгән өчен
пенсиягә 53 яшьтән чыгып була