Сишәмбедә Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә Европа Берлеге-Русия саммиты тәмамланды. Тарафлар күп кенә каршылыклы мәсьәләдә, шул исәптән, виза тәртибен бетерү мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмады. Шуңа да карамастан, бу саммит иң дустанә шартларда үткән җыеннарның берсе булды.
Европа Берлеге-Русия саммитлары еш кына нәтиҗәсез тәмамлана. Түрәләрнең ике көн сөйләшеп тә кайчак журналистлар алдына чыгып әйтер сүзләре булмый. Ростов җыены да чыгарма булмады. Шулай да, бер алгарыш бар: әллә ни уңыш-нәтиҗәләре булмаса да, җитәкчеләр сер бирмәскә, үзара яхшы мөнәсәбәт сакларга өйрәнгән.
Виза тәртибе
Көн тәртибендә төп темаларның берсе – Европа Берлеге белән Русия арасында виза тәртибен бетерү мәсьәләсе иде. Мәскәү бу мәсьәләне инде 2003 елдан бирле күтәрә. Ләкин Европа Берлеге ашыкмый. Ростов саммитында да бу өлкәдә алга китеш булмады.
Русия президенты Дмитрий Медведев моның сәбәбен Европа Берлегенең 27 иле арасындагы каршылыклар белән аңлатты.
“Европа Берлегенең кайбер илләре үз карашында кала бирә. Минемчә, бу чынбарлык белән түгел, ә күбрәк тарих белән бәйле. – диде Медведев. – Чөнки, иминлек күзлегеннән караганда, виза тәртибен бетерү, минемчә, бернинди куркыныч та тудырмый”.
Медведев сүзләренчә, кирәк булса, Русия Европа Берлеге белән виза тәртибен инде иртәгә үк бетерә ала. Европа Берлеге киләчәктә үзе дә бу адымга бару ихтималын кире какмый. Ләкин әлегә аны берничә мәсьәлә борчый. Шул исәптән, Русиянең көньяк чикләренең ышанычсыз булуы, Русиядәге коррупция дәрәҗәсе һәм дә ялган документларны ачыклау системасы булмау.
Авырлык тудырган тагын бер мәсьәлә – Русиягә килүче чит ил ватандашларыннан әле дә теркәлү, регистрация таләп ителә. Европа илләрендә андый нәрсә юк.
Кеше хокуклары
Каршылыклар башка өлкәләрдә дә бар. Европа Берлеге президенты Һерман ван Ромпей үзенең кереш сүзендә Русиядә кеше хокуклары һәм демократия торышын телгә алды.
“Русиядәге хокук яклаучылар һәм журналистларның хәле Европада борчу уята. – диде Ромпей. – Борчу уяткан тагын бер мәсьәлә, моның белән президент Медведев та килеште, ул да булса Төньяк Кавказ, аерым алганда Чечнядагы башбаштаклык.”
Матбугат очрашуына килгән журналистлар Европа Берлеге президентыннан бу сүзләргә ачыклык кертергә, өстәмә мәгълүмат сорадылар. Ләкин Ромпей шушы әйткәнгә берни ди өсти алмыйм, дигән җавап кайтарды. Журналистлар моны янәшәдә утырган Русия президентының кәефен төшермәү нияте дип аңлады.
Ахырда тарафлар ике арада стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек турында сөйләделәр. Израилнең Фәләстин кәрванына һөҗүм итүенә кискен тәнкыйть белдерделәр. Иранның атом програмы мәсьәләсендә “тулы аңлашу” булуын әйттеләр.
Ике көнлек җыен “Заманчалаштыру хакына хезмәттәшлек” дип аталган уртак декларация имзалау белән тәмамланды.
Ат чабышы
Җыенның рәсми өлеше тәмамланганнан соң саммит кунаклары ат чабышын карарга китте. Русия президенты бүләгенә үткәрелгән чабышта Чечня президентының Хорезм исемле аты беренче булып килде.
Икенче һәм өченче урыннарда Татарстанның "Динамо" спорт клубының Саншайн Лемон һәм Арт Мастер исемле атлары.
Быелгы чабышның бүләк фонды 7 миллион сум тәшкил иткән.

Сулдан уңга: Татарстан, Көньяк Осетия һәм Чечня президентлары Рөстәм Миңнеханов, Эдуард Кокойты һәм Рамзан Кадыйров Ростов ипподромында
Ростовта үткән саммитта Русиянең төрле дәрәҗәдә рәсмиләре белән бергә Татарстан, Чечня һәм Көньяк Осетия президентлары да кантышты. Әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров соңгы вакытта Русия президенты катнашында югары дәрәҗәдә үткән һәр чарага диярлек чакырыла.Җыенның рәсми өлеше тәмамланганнан соң саммит кунаклары ат чабышын карарга китте. Русия президенты бүләгенә үткәрелгән чабышта Чечня президентының Хорезм исемле аты беренче булып килде.