11 июнь җомга көнне Көньяк Африкада дөнья беренчелеге башлана. Миллионнарча җанатар бер ай буена “футбол” чире белән чирләячәк. Дөнья чемпионаты Африка кыйтгасында беренче тапкыр уза. Төп мәсьәләләрнең берсе – иминлек тәэмин итү.
Олимпия уеннары шикелле дүрт елга бер үтә торган дөнья футбол чемпионатлары, тамашачылар саны белән, кайбер Олимпия уеннарын да узып китә. Быелгы чемпионат белән кызыксыну бигрәк тә зур, чөнки ул тарихта беренче мәртәбә Африка кыйтгасында уза.
Бер ай барачак бәйгедә барлыгы 32 илнең җыелмасы катнаша. Көньяк Африканың ун шәһәрендә барлыгы 64 уен уйналачак. Дөнья чемпионы 11 июль Йоһаннесбургта үтәчәк финал уенда билгеле булачак.
Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) генераль секретаре Жером Вальке сүзләренчә, билетлар зур тизлек белән сатыла. Барлыгы 30 миллион булган, көн саен 5 меңләп сатыла. “Билетлар барысы да сатылып бетәчәк дип әйтә алмыйм, ләкин кызыксыну бик зур”, ди Вальке.
Иминлек мәсьәләсе
Кызыксыну белән бергә иминлек өчен борчылу да арта. Узган якшәмбе Нигерия белән Төньяк Кореяның дуслык уенын карарга килгән җанатарларның үзара этешү-төртешүе нәтиҗәсенә кимендә 15 кеше җәрәхәтләр алган.
Дөнья беренчелегендә андый хәл булмаячак, ди ФИФА президенты Йозеф Блаттер, ләкин ул да җаваплылыкны оештыручылар җилкәсенә сала.
“Футбол оешмаларының иминлек тәэмин итү өчен полициясе дә, гаскәре дә юк. – ди Блаттер. – Иминлекне оештыручылар тәэмин итә.”
Моннан тыш тагын террорчылык куркынычы бар. Гыйнвар аенда Анголага Африка беренчелегенә баргач, Того җыелмасының автобусына һөҗүм ясалды.
Көньяк Африка рәсмиләре бездә андый куркыныч юк, дип ышандыра. Иминлек саклау эшләренә алар 40 меңләп полиция хезмәткәрен, боралаклар, су аткычлар һәм башка җиһазлар җәлеп итмәкче.
Казыйлар сыйфаты
Күп бәхәсләр чыгарган тагын бер мәсьәлә – казыйлар сыйфаты. 2006 ел финалында Франциянең иң яхшы уенчысы Зәйнетдин Зидан итальян уенчысы Марко Матераззига башы белән бәргәннән соң, уеннан куып чыгарылды. Италия бу уенны җиңеп чемпион булды. Ләкин видеоязманы караганнан соң, бу низагта итальян уенчысының да гаебе булуы ачыкланды.
Узган ай озак бәхәсләшкәннән соң, ФИФА гамәлдәге системны үзгәртмәскә, казыйлар санын әлегә арттырмаска карар итте. Бу чемпионатта, элеккечә, һәр уенны бер баш казый һәм ике ярдәмче күзәтәчәк.
ФИФА президенты Йозеф Блаттер сүзләренчә, “хатасыз кеше булмый, казыйлар да ялгыша”. Андый бәхәсле очракларда ярдәмгә дүртенче рәсми киләчәк, ләкин аның да видеоязма карау мөмкинлеге булмаячак.
Сәер туп
Шулай да, бу чемпионатта бер яңалык булачак, ул да булса – туп. Чемпионатның рәсми тубын Adidas ширкәте ясаган, ул «Jabulani» дип атала (Зулу телендә “һәркемгә шатлык” дигәнне аңлата).
Шушы тупның көтелмәгән якка оча торган сәер гадәте бар икән. Дөньяның берничә мәшһүр капкачысы, шул исәптән, испанияле Икер Силас, итальян Җанлуидҗи Буффон, бразилияле Һулио Сезар, американ Тим Һовард бу “сәер тупка” ризасызлык белдерде. Күрәселәр бар икән әле, ди алар.
Мәшһүр капкачыларның сүзен ФИФА президенты Йозеф Блаттер да кабатлый. Якшәмбе Көньяк Африка президенты Якоб Зума белән очрашуда, алдагы бер айда миллиардлаган кеше Көньяк Африкада гаҗәеп тамаша күрәчәк, монда Африканың да өлеше бик зур, Африка моның белән горурлана ала, диде ул.
Кем өчен җан атарга, дигәннән, мәгълүм ки, дөнья беренчелегендә Татарстан да, Башкортстан да катнашмый. Динияр Билалетдинов уйнаган Русия җыелмасы сайлау уеннарын үтә алмады. Шулай да, бу футбол бәйрәмендә Казанның “Рубин” такымында уйнаучы бер егет катнаша. Көньяк Африка җыелмасы уенчысы Макбет Сибайя.