Башкортстан президентлыгына намзәтләр исемлеге мәгълүм булды. “Бердәм Русия” фиркасе Башкортстан президентлыгына дәгъвачылар исемлегенә дүрт кешене керткән.
Менә алар: әле Башкортстан президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаруга тәгаенләнгән Рөстәм Хәмитов, Башкортстаннан Русия Федераль Җыелышында сенатор Рудик Искуҗин, Башкортстан Милли банкы башлыгы Рөстәм Мәрданов һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев. Бу намзәтләр исемлеге ил президенты Дмитрий Медведевка тапшырылган да инде.
Шул исемлектән Дмитрий Медведев бер кешене сайлап алып, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай каравына тапшырырга тиеш. Хәзер инде Башкортстан парламентының алдагы чираттан тыш утырышы көне дә игълан ителде – 19 июль көнне үтәчәк ул. Нәкъ менә шул утырышта яңа президент намзәте тикшерелергә тиеш дип фаразлана.
Бәйсез аналитиклар әйтүенә караганда, ил президенты Башкортстан президентлыгына әле шушы вазыйфаларны башкаруга керешкән Рөстәм Хәмитовны тәкъдим итәргә мөмкин. Аның шулай булуын чамаларга да була. Чөнки, вакытлыча, 3-4 көн генә, шушы җаваплы вазыйфаны башкарып тору өчен, Рөстәм әфәндене Мәскәүдән чакыртып кайтармаслар иде, ди алар. Ә башка өч намзәтнең бу исемлеккә кертелүе, гадәттәге хәл, чип-чиста формальлек, дип исәпли сәясәт белгечләре.
Ничек кенә булмасын, 15 июль кичендә үк Рөстәм Хәмитов Башкортстан президенты вазыйфаларын башкаруга кереште һәм тәүге очрашуларын да үткәрде. Тәүге кичне үк ул Русия президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Григорий Рапота һәм Башкортстан республикасы буенча баш федераль инспектор Петр Капишников белән очрашты. Ә җомга көнне Рөстәм Хәмитов элекке президент Мортаза Рәхимовны кабул итте. Шуннан соң ул Башкортстанның һәм федераль мәгълүмат чараларының җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашып алды. Бу сөйләшүдә Григорий Рапота белән Петр Капишников та катнашты. Рөстәм Хәмитов үзенең яңадан Башкортстанга әйләнеп кайтуына шат булуын белдерде.
“Бу минем туган йортым. Мәскәүдә мин озак командировкада, эш сәфәрендә генә булдым”, диде Рөстәм Хәмитов. Үзенең матбугат чаралары өчен ачык булачагын да әйтеп куандырды һәм беренчел бурычлар хакында сөйләде Рөстәм әфәнде.
Чынлап та, үзе Кемерово өлкәсендә туса да, әти-әнисе чыгышлары белән Башкортстанның Балтач районыннан булгач, үзен Башкортстан кешесе дип исәпли Рөстәм әфәнде. Аннан биредә озак кына төрле җаваплы җитәкче вазыйфаларны да башкарды, республика депутаты да булды бит әле ул.
Рөстәм Хәмитовны яхшы белүчеләр аның бик зыялы, заманча фикерләүче, тирән гыйлемле һәм сабыр, тыйнак булуын билгели. Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов Башкортстанның сәяси элитасын җентекле өйрәнеп фәнни хезмәтләр, китаплар язган кеше. Рөстәм Хәмитов хакында яхшы фикердә булуын әйтә ул. “Рөстәм әфәнде зыялы, укымышлы гаиләдә үскән, аның әтисе билгеле профессор, әнисе дә фән эшлеклесе, шуңа күрә аның тирән гыйлемле, заманча фикерләүче шәхес булуы гаҗәп тә түгел”, ди Рушан Галләмов.
Журналистлар белән очрашуда Рөстәм Хәмитов Башкортстанның беренче президенты Рәхимовның ай саен 750 мең сум пенсия алачак икән дигән имеш-мимешләргә дә ачыклык кертте. “Мортаза Рәхимовның айлык пенсиясе 100 мең тирәсе булачак. Бу исә пенсиягә киткән башка төбәк җитәкчеләренеке белән бер чамада. Ә Минтимер Шәймиевнекеннән хәтта азрак та әле”, дип белдерде Рөстәм Хәмитов. Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов Мортаза Рәхимовның бай эш тәҗрибәсе республика өчен киләчәктә дә кирәк булачагын ышандырды.
Мортаза Рәхимовның үз вазыйфасынан китүе тирәсендә җитәкче даирәләрдә генә түгел, ә җәмәгатьчелек, гади халык арасында да төрле фикерләр, каршылыклы мөнәсәбәт сизелә. Башкорт милләтле кешеләр аны күккә күтәреп мактаса, башка милләтләр вәкилләре Мортаза Рәхимовның эшчәнлегенә һәм сәясәтенә төрлечә бәя бирә. Күп кеше аның республикага озак җитәкчелек итүенә, милли сәясәтне дөрес алып бармавына канәгатьсезлеген белдерә. Уфа урамнарында алган язмаларны, фикерләр дә шуны дәлилләде.
Әйе, әле Мортаза Рәхимовның Башкортстан җитәкчелегендәге 20 еллык эшчәнлеге, аның төрле чорда һәм төрле сәяси вәзгыятьтә кылган каршылыклы гамәлләре хакында киләчәктә дә күп фикерләр әйтелер, төрле бәяләр бирелер. Ничек кенә булса да, Башкортстан халкы республиканың яңа президенты булып заманча фикерләүче яшьрәк кеше билгеләнер һәм ул яңа сулыш бирер, гади халыкның тормышын җиңеләйтү өчен эшләр, дигән ышанычын белдерә.
Күп кешеләр алдагы президент нинди милләттән булыр икән, дип тә баш вата. Әлбәттә инде, башкортларның зур күпчелеге ул, һичшиксез, башкорт булырга тиеш ди. Татарлар исә татар булса зыян итмәс иде ди. Руслар да үз милләте вәкилен күрергә тели бу вазыйфада. Әгәр президент булып Рөстәм Хәмитов билгеләнә калса, ул күп кешегә хуп күренер. Ләкин аның да бер “кимчелеге” бар. Ул этник башкорт түгел. Ягъни Баймак, Бөрҗән башкорты түгел. Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов әйтүенчә, Рөстәм Хәмитовның бабалары саф татар районы булган Балтач якларыннан. Ягъни вотчинник-башкорт. Менә бу хәлнең, әлбәттә, кайбер даирәләрдә зур ризасызлык тудыруы ихтимал.
Тагын шунысы да кызыклы. Рөстәм Хәмитов Башкортстан президенты итеп тәгаенләнсә, ике күрше төбәк – Татарстан белән Башкортстанга ике Рөстәм җитәкчелек итәчәк. Аларның адаш булулары, соңгы елларда аралары суынган ике тугандаш республика арасына җылы йөгертер, җыелып киткән милли кытыршылыкларны киметер, дип өметләнә Башкортстан татар милли хәрәкәте оешмалары. Быел исә халык исәбен алганда, Башкортстан татарларын башкорт дип яздыруга да, бәлки, чик куелыр, дигән тыйнак кына өметен әйтә татар җәмәгатьчелеге.