Ижау мәчетендә кызлар ял итте

Ижау мәчетендә лагерьга кызлар бик теләп килә. Ялга кызларны сигез яшьтән генә алырга дип карар кылынган булуга карамастан, алты яшьлек сабыйларны да кире борып җибәрмәгәннәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел кызлар Удмуртия республикасының барлык мәхәлләләреннән җыелган.
Төрле яшьтәге, дини белемнәре дә төрле дәрәҗәдә булган балаларны укытуда да, хәрәкәтле уеннар оештыруда да мәшәкатьләр булмаган.

10 көнлек аралашудан, укудан балалар канәгать. Алар белем дә туплаган, төрле уеннар өйрәнгән, дуслар тапкан.

Иң мөһиме балалар әдәплек кагыйдәләрен үзләштерүдә уңышларга ирешкән. “Кайбер кызларның холкы күзгә күренеп үзгәрде”, дип сөенечен яшермәде ял итүне оештыручыларның берсеНәзимә ханым Ихсанова.

Башкаларга карата мәрхәмәтле булу, шәригать кануннары буенча яшәүгә өстенлек бирү - бу һәм башка кагыйдәләрне кызлар бик яхшы үзләштергән. Шушы кагыйдәләргә таянып, алар нәтиҗә ясау дәресенә театрлаштырылган күренешләр дә әзерләгәннәр.

Әнисә Мөхәммәтшина шушындый лагерьда беренче тапкыр гына түгел. Быел аеруча күңелле булды дип уртаклашты ул. Әнисәгә укуларның уен белән аралаштырып алып барылуы аеруча ошаган.

Олырак яшьтәге кызлар Коръән укуда осталыкларын күрсәтте, икенчеләре Аллаһны мактаган җырлар башкарды. Тик шунысы аяныч, лагерьга килгән кызларның күбесе татар телен белми. Алар белән тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да рус телендә аралашырга туры килә.


Җәйге ялны оештыручыларның берсе Нәзимә Ихсанова сүзләренчә, ата-аналар балаларын мәчеткә укуларга китерә һәм алар белән дәресләрне татар телендә алып барып, туган телен өйрәтергә кирәк дип әйтәләр икән. Нәзимә Ихсанова әйтүенчә, мәчеттә татар телендә яхшы сөйләшүче укытучылар бар, әмма алар балаларның татар телен аңламау сәбәпле, рус телендә укытырга мәҗбүр.

Балаларга уку һәм уеннарның чиратлашып алып барылуы бик ошаган. Кечкенәләр рәхәтләнеп саф һавада мәчет ишегалдындагы балалар мәйданчыгында ял итсә, кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгән, башка һөнәрләр үзләштергән.

Ата-аналар да кызларының шушындый лагерьда аралашып, ял итүләреннән шат. Моҗга шәһәреннән Рәмилә Хөрмәтова киләсе елда үзләрендә шушындый укулар һәм ял итү лагере оештырырга тәҗрибә дә туплавын җиткерде.

Дөрестән дә, утызга якын төрле яшьтәге, төрле холыклы балалар белән эш итүе зур җаваплылык таләп итә. Тәрбиячеләргә, мөгаллимәләренә, көненә биш тапкыр тәмле итеп ашатучы апаларына балалар барысына да рәхмәтле.

Зәмфирә Нәфыйкова берничә ел мәчет ашханәсендә ризыклар әзерли. Тәмле ашларын яратып, өстәтеп ашаган балалар. Зәмфирә апа сүзләренчә, өйгә кайткач, әниләреннән дә шушындый ризыклар пешерүен сораячакбыз дип киткәннәр балалар.

Кызлар мәчеттәге җәйге ялдан белем өстәп, дуслар табып, уеннар өйрәнеп кенә китмәде. Киң күңелле мөселманнар аларга истәлеккә бүләкләр дә китергән. Башларын капларга - яулык, колакларына - алтын алкалар, белем өстәргә - китаплар. Кызларга туплаган белемнәре һәм бүләкләре Ижау Җәмигъ мәчетендә үткәргән көннәре хакында озак вакыт хәтерләтер.