Татарстан укытучылары КамАЗ хезмәткәрләре белән очрашты

Киңәшмәгә килгән укытучылар

Республика мәгарифе тарихында беренче тапкыр август киңәшмәсе дип исем алган сөйләшү июль аенда үткәрелде. Сәбәбе - КамАЗ хезмәткәрләренең тиздән ялга китүе.
Беренче карашка август киңәшмәсенең КамАЗ ширкәте белән бәйле булуы беркадәр сәеррәк тоела. Ләкин бу шулай. Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Чаллыдагы киңәшмәсе һөнәри белем бирүне үстерү турында иде. Ә КамАЗ ширкәте Татарстан сәнәгатендә күренекле урын алып тора. Һөнәри белем бирү юнәлешендә эшләүче уку йортлары җитәкчеләре КамАЗда һөнәри белем бирү тәҗрибәсен өйрәнделәр, баш конвейерда эшләүче яшьләр белән очрашты.

Әлбәттә, мондый очрашуны август аенда да оештырып булыр иде. Ләкин КамАЗның җитештерү куәтләре 1 августтан туктап калачак. Ширкәт тарихында беренче тапкыр хезмәткәрләр барысы да берьюлы диярлек ялга җибәрелә. Менә шуның өчен дә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе июль азагына күчерелде.

Киңәшмәдә Татарстанның һәр төбәгеннән килгән 200ләп кеше катнашты. Яңа уку елы нәрсәсе белән үзенчәлекле? Әлеге сорауны “Азатлык” хәбәрчесе Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновка бирде.

“Быел яңалыклар күп булачак. Президент көчле карарлар кертә. Укытучыларга эш хакы түләүнең яңа системы кертеләчәк. Укытучы әйбәт эшләсә, хезмәт хакы 30-40%ка артырга мөмкин. Уку елы барышында укытучыларның өчтән беренә 12820 ноутбук бирәбез. Калганнары алдагы елда алачак. 11000 компьютерны мәктәпләр алачак. Бу чаралар укытуда яңа сыйфат бирер”, дигән ышанычта тора Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Чит төбәкләргә ярдәм вәгъдә ителә

Альберт Гыйльметдинов “Азатлык”ның чит төбәкләрдәге татар мәктәпләренә ярдәм булырмы, булса ни рәвешле, дигән соравына “ярдәм булыр, булыр”, дип ышандыра гына алды. Ярдәмнең нечкәлекләренә кереп китәргә мөмкин булмады. Чөнки татарча әңгәмәне бүлдереп, камазлылар министрны “вакыт бетте”, дип җитәкләп, алып киттеләр.

Ни өчен КамАЗда?

“КамАЗ Чаллыда иң зур ширкәт. Белем бирүчеләр, аерым алганда, һөнәри юнәлештә эшләгәннәре, шул сәбәпле бирегә җыелды. Монда КамАЗ белән эшләнгән гамәлләр күрсәтелде. Шуннан чыгып, алдагы елга бурыч куела. Бездәге август киңәшмәсе шушы була инде. Ә 20 августта Түбән Камада республика киңәшмәсе була”, диде Чаллының мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: бу уку елында мәгариф системына яңа хезмәт хакы түләү кертеләчәк. Мәгариф хезмәткәрләренең күбесен нигездә әнә шул мәсьәлә борчыды.