Европа илләрендә ширкәт хезмәткәрләрен ялга җибәреп, җитештерүне туктатып тору күренеше күптән гамәлдә булса, бу тәҗрибә Чаллыда беренче тапкыр кулланыла.
КамАЗда бүгенге көндә 44 мең хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 40 меңнән артыгы 2 августтан чираттагы түләүле ялга җибәрелде.
Ширкәт эшчеләрен бердәм рәвештә ялга җибәрү КамАЗлылар өчен яңалык булса да, көтелмәгән хәл түгел иде. Биредә узган ел ук ширкәт хезмәткәрләрен түләүле ялга җибәреп, җитештерү эшен бер айга туктатып тору турында сүзләр йөрде. 2009 елда һәр хезмәткәр ел дәвамында 246 көн эшләр дип фаразланса, нәтиҗәдә эш көннәре 130 гына булды. Бу – 116 көн буена мәҗбүри ял булган дигән сүз. Шундый вәзгыятьтә Европадагы кебек ял итү хыяллары барып чыкмады, бу гамәлне быелның август аена калдырдылар. Әлеге яңалыкны КамАЗ халкы ничек кабул иткән?
Август ялы шатлык китерә

“Бердәм рәвештә түләүле ялга җибәрү -- ике яклы күренеш. Элек, түләүле ялга ай саен, график белән җибәргәндә, хезмәткәрләр ял йортларына бара ала иде. Берьюлы киткәч, күп кешегә ял йортларына юллама эләкмәде, һәрбер кеше бу хокуктан файдалана алмый хәзер. Уңай ягы – ялның җәйге аенда булуында. Җитәкчелекнең август аен сайлавы куанычлы. Бу эссе көннәрдә кызган тимер арасыннан кешеләр сөенеп китә. Эсседә халык бик нык интекте. Эшченең бит шәхси һава суыткычы юк, куанышып туя алмадылар”, ди ширкәт электрчысы Тәүзих Гыйльманов.
Кемдер ялда, кемдер эштә
КамАЗда җитештерү бер айга тукталып калса да, эшләүчеләр дә бар. Матбугат үзәге хезмәткәре Фәһим Җиһаншин шундыйлардан. Үзенә тиешле еллык ялының бер өлешен инде алган булган, шунлыктан ул эш урынында иде:

“Кешеләрне берьюлы түләүле ялга җибәрү КамАЗда гына түгел, бәлки Русиядә дә беренче тапкыр. Чит илләрдә бу тәҗрибә күптән кулланыла. Элек безгә җәйге ял 3-4 елга бер генә эләгә иде. Хәзер ел саен җәй көне булачак. Моннан ширкәт тә файда алыр, дип уйлыйм. Шулай да бар халык та ялга китмәде, һәр бүлектә кизү, төзәтүчеләр булачак. Мин үзем ялның бер өлешен июнь аенда алдым”, дип аңлатма бирде ул.
КамАЗдагы корпорация ялы 29 августта төгәлләнә. Аңа кадәр төзәтү эшләре белән мәшгуль булган хезмәткәрләр тузган җиһазларны сафка бастырачак.
КамАЗдагы корпорация ялы 29 августта төгәлләнә. Аңа кадәр төзәтү эшләре белән мәшгуль булган хезмәткәрләр тузган җиһазларны сафка бастырачак.