Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җомга көнне яңа хөкүмәтнең беренче утырышын үткәрде. Анда ул алда торган төп бурычларны бәян итте.
Рөстәм Хәмитов Башкортстан хөкүмәтендәге үзгәрешләр хакындагы фәрманнарга атнакич көнне кул куйган иде. Берничә югары вазыйфаны исәпкә алмаганда, хәзер яңа хөкүмәт төзелеп бетте дияргә дә мөмкин. Яңа министрлар һәм комитетлар җитәкчеләре исемлеге җомга көнне җөмһүриятнең рәсми гәзетларында басылып та чыкты.
Күп кенә министрлыклар һәм комитетлар үзгәрешләр кичерде. Аларның кайберләре исемнәрен үзгәртте, ә бәгъзеләре икегә бүленде. Мисал өчен, әлегә кадәр җөмһүрияттә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы булса, ул хәзер икегә бүленде. Ягъни Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы аерым була, ә туризм исә, эшкуарлык өлкәсенә карап, бер комитет эченә кертелә. Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы да үзгәртелде. Ул хәзер Мәдәният министрлыгы дип кенә атала, ә милли сәясәт белән Президент хакимияте идарәсе шөгыльләнәчәк, дип белдерелде.
Җөмһүрият матбугаты өчен дә яңа министрлык булдырылды. Ул Башкортстан җөмһүриятенең Элемтә һәм киңкүләм коммуникация министрлыгы дип атала. Аңа җитәкче итеп, элегрәк елларда шушы ук вазыйфаны башкарган, ә ике ел элек эшеннән алынып, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган Борис Мелкоедов тәгаенләнде.
Әлегә мәдәният министры гына билгеләнмәде. Бу вазыйфаны Ольга Ижбулдина башкарып тора. Якын көннәрдә биредә дә яңа министр билгеләнер, дип көтелә. Элекке министр Илдус Илишев яңа хөкүмәткә бернинди сыйфатта да кертелмәде.
Башкортстанның кайбер министрларының үз урыннарында калуы җөмһүрият җәмәгатьчелегендә канәгатьсезлек уятырга өлгерде дә инде. Аеруча күп дәгъвалар үз урынында калдырылган мәгариф министры Зиннәт Аллаяровка. Нәкъ менә аны җөмһүрият мәктәпләрендә башкорт телен көчләп укытуда һәм башка хилафлыкларда гаеплиләр.
Рөстәм Хәмитов хәзер яңа министрлыклар һәм оешмалар җитәкчеләренә 10 сентябрьгә кадәр үзләренең структурасын һәм хезмәткәрләре составын оештырып бетәргә кушты. Яңа хөкүмәтнең беренче утырышында чыгыш ясап, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде яңа президент.
“Эшчәнлек төп өч юнәлештә алып барылырга тиеш”, диде Рөстәм Хәмитов. Аның сүзләренчә, беренчедән, икътисади тотрыклылык булдыру мөһим. Икенчедән, барлык социаль программаларны төгәл үтәү кирәк. Өченчедән, җөмһүрият үсешен яңача, заманча юлга чыгару мотлак. Шушы юнәлешләрдә хөкүмәтнең һәр әгъзасы җиң сызганып эшләргә тиеш, таләп каты булачак, дип кисәтте Рөстәм Хәмитов.