Милли оешмалар да җанисәпкә әзерләнә

Казан үзәгендә узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасында катнашучылар, 26 апрель 2008 ел.

Татарстан хакимиятләре җанисәпкә әзерлек алып бара. Әлегә исәпчеләрне транспорт белән тәэмин итү, аларны укыту, районнарда кешеләрне яллау турында сөйләшүләр бара. Милли оешмалар бу чарага ничек әзерләнә?
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты һәм "Үзебез" яшьләр хәрәкәтеннән сорадык.

Татарстандагы милли җәмәгатьчелекне һәм хакимият вәкилләрен дә, җанисәптән соң татарлары саны кимемәсме, татарларның этник төркемнәре аерым милләт итеп язмалмасмы, дигән мәсьәлә борчый.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләр форумы да халык санын алу кампаниясе алдыннан аңлату эшләрен алып бармакчы. Аның өчен эш юнәлешләре билгеләнгән, махсус чаралар планы төзелгән.

БТК Башкарма комитеты бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар яшьләр форумы җитәкчесе Руслан Айсин, татарны бүлгәләү куркынычы әстерхан, себер татарларыннан, керәшен, мишәр һәм ногайбәкләр ягыннан яный, дип әйтә. Аларның кайбер вәкилләре, җанисәптә үзләрен "татар" дип түгел, аерым милләт итеп күрсәтмәкче.


Аерым этник төркемнәрне татарлардан аерылмаска күндерү максаты белән, татарлар яшәгән төбәкләргә Казаннан махсус бригадалар чыгачак. Анда милли җәмәгатьчелек вәкилләре, артистлар, яшь лидерлар керәчәк, дип сөйләде Руслан Айсин.

Болгарчыларга җавап

Бөтендөнья татар яшьләр форумы җитәкчесе татарларның бөтенлегенә яный торган иң зур проблемалар арасында болгарчылык мәсьәләсен атады.

“Алар соңгы вакытта активлашты, финанс яктан тәэмин ителәләр, “Болгар” җыенында да шау-шу уздырганнар, үзләренең өндәү материалларын таратканнар. Минемчә, бу Мәскәү проекты”, ди Айсин. Ул шулай ук, болгар хәрәкәте вәкилләренең Болгар җирендә барган торгызу эшләрен үз файдасына куллана, дип саный.

Белгәнегезчә, болгарчылар "татар" атамасыннан баш тартырга һәм җанисәптә "болгар" булып язылырга чакыра.

"Болгарчылык идеясен яклаучылар Татарстан күп түгел, әмма иң аянычы шунда - алар арасында безнең зыялылар бар. Алар “Без татар түгел, без болгар дип кычкырып йөри”, ди Айсин.

Бу идеяларга җавап йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка оешмалар фәнни конференция уздырырга ниятли. Анда галимнәр татарларның килеп чыгышы, болгарларның кем булуы һәм башка сорауларга җавап бирергә тиеш, дип аңлатты БТК вәкиле.

Маңкортлар кем булып язылыр?

Татар форумы һәм "Үзебез" хәрәкәте милләтне танымый торган яшь буын, катнаш никахта туган балаларга аерым игътибар бирмәкче. Мәсәлән "Үзебез" яшьләр хәрәкәте “Вконтакте” челтәрендә халык санын алуга багышлаган махсус төркем ясаган. Анда гомум милли темаларга фикер алышулар бара. Әлегә бу төркемгә Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңгә якын татары кешесе кергән, ди оештыручылар.

Шулай ук "Үзебез" хәрәкәте татарлар яшәгән төбәкләрдә "Мин татарча сөйләшәм!" чараларын татар булып язылу шигаре белән уздырмакчы. Аннан ары, нәкъ җанисәп башлану алдыннан, урыс мохитендә яшәүче татарлар өчен үзенә күрә милли флеш-моб үтәчәк, төрле шәһәрләрдә бер үк көнне "Чәк-чәк пати"лар башланып китәчәк, ди активистлар.

"Үзебез" яшьләр хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова, татар мохитеннән еракта булган яшьләрне җәлеп итәр өчен, иҗади, провокацион, яшьләр арасында популяр идеялар кирәк, дип саный. "Мәсәлән, ниндидер кызыклы рекламалар төшерергә, футболкалар таратырга, Русия күләмендә популяр татарлардан "Мин татар" дип әйттерергә була. Марат Башаров, Ләйсән Үтәшева, Земфира татар икәнен әйтсә, яшләргә тәэсир итәр иде", ди Римма.
"Үзебез" яшьләр хәрәкәте координаторы яшьләрнең тәкъдимнәренә хакимиятләр дә теләктәшлек күрсәтсен иде, ди.