Шәрбән кырларын алабута басмасын

Авыл музее мөдире Фәрит Шәйдуллин

Татарстанның Аксубай районында 1100 еллык тарихы булган Шәрбән авылы бар. Үткәне Болгар, Биләр калалары белән үрелеп барган бу авылның бүгенгесе мактанырлык түгел.
Шәрбәннең үткәне

Авыл тарихына кагылышлы мәгълүматлар мәктәп музеенда саклана. Бу музейда инде шактый тутыга төшкән мәчет манараларының айлары да бар. Шәрбән мәчетләре манаралары киселгәч, андагы айларны авыл кешеләре өй чормаларына менгереп туфракка күмеп куялар. Шәрбән мәктәбенең география һәм тарих укытучысы Фәрит Шәйдуллин белән әңгәмәне шушы вакыйгадан башладык.

Авыл мәчетләреннән киселгән айлар музейда саклана
“Авылда ике мәчет була. 1937 елда мәчетләрнең берсе ялгыш янамы, ут төртәләрме, янудан манарасы авып төшкәч, яшь малай Мисбах манара аен чормага, туфрак астына яшерә. Болгавыр заманнар узгач, авылда музей ачылгач, Мисбах абзый аны миңа китереп бирде.

Икенче мәчет манарасын 1940 елларда кисәләр. Аның ае читкә барып төшә, шулай ук малай булган Минәмәт Миргалимов аны яшереп куя. Ул вакыт өчен бу зур батырлык булгандыр. Шушы ядкарьләр хәзер бездә саклана”, дип горурлануын яшерми музей җитәкчесе.

Шәрбән мәктәбе музеенда бу җирлектә табылган ук очлары, башка сугыш кораллары да урын алган.

“Безнең авыл Биләрдән 25 чакрым ераклыкта гына, тирә-якта саклану кальгалары (крепостьлар) күп булган. Кальгаларның “Калатау” дигәне безнең авылда булган. Галимнәр дә, авыл халкы да монда борынгы әйберләрне таба торалар. Тарихчылар авылның 1100 еллыгын исбатлады”, ди Фәрит әфәнде.

1996 елда авыл үзенең 1100 еллыгын билгеләп узды. Шәрбән авылында туып үскән галим Әнвәр Хәйри язмаларыннан күренгәнчә, Шәрбәннең исеме IX гасырда Шәһри Бану булган. Халык аны тора-бара Шәрбәнгә әйләндерә.

Шәрбәннең бүгенгесе

Авыл хәлләрен белү өчен “Азатлык” хәбәрчесе Шәрбән мәчете имамы Сөләймән Мәхмүтов һәм башка өлкәннәр белән очрашты.

Авыл аксакаллары
“Өлкәннәр мәчеткә йөри. Яшьләрнең әлегә бик исләре китми. Аларны өндибез, ышаныч бар”, ди Сөләйман хәзрәт. Авыл картлары әйтүенчә, авыл бетү ягына бара.

“Урлаулар, күмәк милекне үзләштерү юлы белән хөкүмәт авылны үзе таркатты. Эш бетте, халык читкә китте. Калган яшьләр өйләнми, кызлар кияүгә чыкмый, бала туу юк. Авылда 140 хуҗалык, мәктәпкә 50, бакчага 15 бала йөри”, дип борчыла мәчет картлары.

Шәрбән авылы басулары, кырлары эшмәкәрләр кулында. Авылда эшсезлек булса да, халыкның бер өлеше басуларга орлык чәчүче, аны җыеп алучы булуына куана. “Кырларны алабута басмый”, ди алар.