Башкортстанда билгеле фермер һәм оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллин республика авыл хуҗалыгының көрчектә булуы хакында рәсми газетта язма бастырды.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның “киң мәгълүмат чараларында миңа республика халык хуҗалыгы турында “матур” саннар түгел, ә чынбарлыкны чагылдыручы дөрес фактлар кирәк”, дигән таләбе үтәлә башлады кебек. Хәтта моңа кадәр республикада “бар да ал да гөл” дип сайрарга яраткан рәсми газетлар да соңгы арада тәнкыйть язмалары бастыра башлады.
Чираттагы шундый мәкаләне “Республика Башкортстан” газеты үзенең 3 сентябрь санында бастырып чыгарды. “Ялганнан баш тарту” (“Отказаться от фальши”) исемле язманы редакциягә республикадагы киң билгеле фермер һәм оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллин җибәргән. Башкортстандагы авыл хуҗалыгының бүгенге аянычлы торышы, авыр хәле хакында күп кенә мәгълүматлар биргән ул.
Хәсән Идиятуллин фикеренчә, Башкортстанның Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге элекке рәсми хакимияте республикада авыл хуҗалыгы тотрыклы үсә дип, халыкны алдап килгән.
“Игенчелектә дә, малчылыкта да авыл хуҗалыгы тармагы көрчеккә терәлде. Республикада колхозларны таратуга юл куймадык, дип мактанырга яратсалар да, күмәк хуҗалыкларның күпчелеге чын-чынлап яшәми дә, ә җан гына асрый. Республикада бөртеклеләрдән ел саен һәр гектардан 25-30ар центнер уртача уңыш алынды дип әйтүләре дә ялган иде. Чөнки чын дөресе, уртача 8-9 центнер гына, яхшы елларда 12-13 центнер уңыш алына. Иген аз булу сәбәпле, күп җирдә малчылык комплекслары да ябылып бетте. Игенне һәм онны чит төбәкләрдән ташыйлар хәзер Башкортстанга”, ди Хәсән әфәнде.
Башкортстанның Иглин районында 500дән артык баш ат малы тотучы, чабыш атлары белән төрле бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешүче, башка төрле маллар асраучы Хәсән Идиятуллин республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләрнең шәптән булмавын төрле җыеннарда элекке елларда да әйтә килде. Бу хәл, әлбәттә инде, республика җитәкчелегенә ошап бетми иде. Шуның аркасында үзе дә күп кенә кыенлыкларга дучар булды Хәсән Идиятуллин. Шулай да “чирен яшергән – үлгән”, дигән фикердән чыгып, республикадагы хәлләргә хакимиятнең дә, халыкның да игътибарын җәлеп итәргә тырыша ул.
Хәсән Идиятуллин республикада фермерларга сизелерлек ярдәм күрсәтелмәвен дә тәнкыйть утына тота. “Республиканың меңнәрчә хуҗалыклары таралу чигендә. Аларда хәтта күп кенә басулар чәчелми кала хәзер. Юл буйларында, кеше күргән җирләрдә чәчәләр дә, калган аулак урыннарда чүп үсеп утыра”, ди Х. Идиятуллин.
“Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләр утырып еларлык”, ди Х. Идиятуллин. Башкортстан хакимиятенең юкны бар итеп сөйләүләре ошамый аңа. “Үзебезне үзебез алдыйбыз. Тормышыбызны җайлыйсыбыз килсә, әнә шул ялганнан, уйдырма саннардан ваз кичәргә тиешбез”, ди танылган фермер.