Ижау: “Иман нуры” мәчетендә рамазан

"Иман нуры" мәчете

Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә рамазан аеның оештырылуыннан, гыйбадәт кылырга халыкның күпләп йөрүеннән мәчетнең имам хатыйбы Равил хәзрәт Газизов канәгать. Ифтарларга да ураза тотучылар күпләп җыелды.
“Иман нуры” мәчетен булдыру өчен тырышып йөргән, бүген анда дин сабагын укытучы Әнисә ханым Закирова да рамазан аенда башкарылган гамәлләрдән зур канәгатьлек хисе кичерә. Әнисә ханым бу мәчеттә ифтарларны оештыручыларның берсе. “Көн саен 150гә якын ураза тотучылар авыз ачарга килде. Аларның күп өлеше тәравихка да калды”, диде Әнисә Закирова.

Мәчеттә ифтар ашларын әзерләүчеләр сафында тагын бер мөгаллимә Фәүзия ханым Батыршина. Ул үзенең төркеменә йөрүче шәкертләре белән өстәлләр әзерләргә булыша. Рамазан аеның бик тиз үтүен, ураза тотарга да эш белән мавыгып, җиңел булуын җиткерде ул.
Әнисә Закирова

Көн саен 100дән артык ураза тотучыны тукландыручы пешекчеләргә дин кардәшләребез аеруча рәхмәтле: алар һәркөн төрле-төрле аш-су әзерләгән. Пешекчеләр – шушы мәчеткә йөрүче шәкертләр икән.

Ифтар мәҗлесләрен дин кардәшләребез бик теләп мәчеттә уздыра башлады. Без иман йортында булган көнне дә Рәсимә ханым гаиләсе аш уздыра иде. Аның туганнары да җыелып килгән гыйбадәт йортына. Гүзәлия ханым хәтта Удмуртиянең Можга шәһәреннән килгән. Мәчетне бик ошаткан ул.
Ифтар ашын әзерләүчеләр

Мәчетләргә яшьләр дә тартыла. Алар арасында татарлар гына түгел, ислам динендәге башка милләт вәкилләре дә байтак.

Шулай итеп, Ижауда рамазан ае җәмәгать белән бергә гыйбадәт кылып узды.