Свердлау өлкәсендә мәчетләр җитмәү үзен сиздерә. Гыйбадәтханә төзелешләре күбесенчә акча җитмәгәнлектән тукталып тора. Бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә мәчетләр салу өчен акча җыюга багышланган хәйрия марафоны уздыруга әзерлек алып барыла.
Татар-башкорт халкы күпләп яшәгән Буланаш шахтерлар касәбәсендә мәчет юк иде. Дини бәйрәмнәр татар зиратында урнашкан бәләкәй генә йорт эчендә уздырылып килде. Узган 2009 елның 4 июнь көнендә биредә булачак мәчет нигезенә таш салынган иде. Ул көннән соң бер-ике ай үткәч кенә “Рамазан” исемле җирле мәхәллә җитәкчесе Таһир Төхбәтуллин тырышлыгы белән мәчет төзү эше башланды.
Нәкъ бер ел дигәндә, Свердлау өлкәсенең иң матур мәчетләренең берсе булачак мәһабәт бина үсеп чыкты. Бүгенге көндә мәчетнең түбәсен ябу, тәрәзәләренә пыяла кую һәм кыш кергәнче җылылык системын җайга салу эшләре бара. Ураза бәйрәме көннәренә беренче катны штукатурлап, бетон идәннәргә келәмнәр җәеп, бинаны кунаклар кабул итү өчен әзерләделәр. Гает көнне мәчеттә беренче намаз укылды.
Буланаш мәчете Артемовски районы мөселманнарының дини, мәдәни, мәгърифәт үзәге булыр дип күздә тотыла. Биредә укыту, аш бүлмәләре, китапханә урнашачак. Беренче катта ирләр, икенчесендә хатын-кызлар намаз укыячак.
Әмма әлегә биредә эш бик күп. Иң авыр мәсьәлә
Югары Тура шәһәрендә яшәүче милли мәдәни оешма җитәкчесе Шамил Гарифуллин да инде берничә елдан бирле мәчет төзү эше белән янып йөри. Аның тырышлыгы белән мәчет өчен шәһәр уртасындагы иң матур урыннарның берсендә җир бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә булачак агач мәчетнең бурасы әзер. Хәзер нигез салу эше башланырга тора.
Мәчет төзелешендә шәһәрдә яшәүче мөселманнар актив катнаша, әмма финанс яклары аксау сәбәпле эш акрынрак бара.
Красноуральски шәһәрендә мәхәллә һәм дога кылу йорты элек Рафаил Галиәкбәров гамәлгә куйган Татар чәйханәсе бинасында урнашкан иде. Әмма чәйханәнең абруе артып, милли ризыклар белән сыйланырга төрле милләт кешеләре күпләп йөри башлагач, биредә дини йолаларны җиренә җиткереп үтәү кыенлашты. Шуңа күрә урындагы мөселман җәмгыяте рәисе Рафаил әфәнде Галиәкбәров гыйбадәтханәне башка урынга күчерергә карар иткән.
Шәһәр уртасындагы биш катлы йортларның берсендә, беренче катта ул бик иркен фатир сатып алып, анда яхшы гына ремонт ясаган. Фатирда намаз уку бүлмәләре, бай гына китапханә урнашкан, тәһарәт алу урыны җиһазландырылган. Рафаил әфәнде әйтүенчә, җомга намазларына бирегә 30-40 кеше йөри.
Ислам дине олылар өчен дигән фикер, кызганычка каршы, күпләрдә яши әле. Бу эшләрнең барысы да нәтиҗәле булсын өчен, яшьләрне дингә тартырга кирәк. Октябрь аенда узачак хәйрия марафонында татар милләтенең яшьрәк буыны да катнашыр дип көтелә.
Нәкъ бер ел дигәндә, Свердлау өлкәсенең иң матур мәчетләренең берсе булачак мәһабәт бина үсеп чыкты. Бүгенге көндә мәчетнең түбәсен ябу, тәрәзәләренә пыяла кую һәм кыш кергәнче җылылык системын җайга салу эшләре бара. Ураза бәйрәме көннәренә беренче катны штукатурлап, бетон идәннәргә келәмнәр җәеп, бинаны кунаклар кабул итү өчен әзерләделәр. Гает көнне мәчеттә беренче намаз укылды.
Буланаш мәчете Артемовски районы мөселманнарының дини, мәдәни, мәгърифәт үзәге булыр дип күздә тотыла. Биредә укыту, аш бүлмәләре, китапханә урнашачак. Беренче катта ирләр, икенчесендә хатын-кызлар намаз укыячак.
Әмма әлегә биредә эш бик күп. Иң авыр мәсьәлә
-
акча җитешмәү.Югары Тура шәһәрендә яшәүче милли мәдәни оешма җитәкчесе Шамил Гарифуллин да инде берничә елдан бирле мәчет төзү эше белән янып йөри. Аның тырышлыгы белән мәчет өчен шәһәр уртасындагы иң матур урыннарның берсендә җир бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә булачак агач мәчетнең бурасы әзер. Хәзер нигез салу эше башланырга тора.