1995 елларда Чаллы язучылары тарафыннан “Җомга киче” дигән чаралар оештырыла иде. Анда тәҗрибәле язучылар, шагыйрьләр катнашты. Узган ел әлеге әдәби кичләр яңадан үткәрелә башлады. Хәзерге вакытта чарага кабаттан “Җомга кичләре” дигән исем бирелеп, кичәләр Татарстан күләмендә уздырыла.
Әлеге кичләрне уздыруда, оештыруда язучы һәм “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире Факил Сафин башлап йөри. Әлеге гамәле белән Факил әфәнде Чаллыда гына түгел, Татарстан күләмендәге яшь иҗат көчләрен туплап, аларны зур мәйданга чыгарырга омтыла. Әлбәттә, аның максаты – яшь язучы һәм шагыйрьләрне бергә туплау, аралаштыру, шуның белән үсеш юлына этәрү.
“Моннан 15 еллар элек уздырылган “Җомга киче” Вафирә Гыйззәтуллина, Илдар Юзиев, Газинур Вәлиев, Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр катнашында узды. Биш елдан соң бу чара бераз сүрелде, ләкин хакимият ярдәме белән кабат яңарыш юлына бастык. Укытучылар, студентлар, мәдәният, әдәбият хезмәткәрләре мондый очрашуларда рухи үсеш ала”, ди Сафин.
Чаллыда яшәүче Фидаил Мәҗитов берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Ул Казанда, Түбән Камада һәм әлбәттә Чаллыда узган әдәби кичәләрдә бик теләп катнаша. “Монда үз иҗатыбыз турында фикер алышырга мөмкин. Яшьләр соңыннан инде интернет аша аралашып, бер-берсенә якынаялар”, дип саный Фидаиль Мәҗитов.
Луиза Янсуарның шигырьләре татар матбугатында даими күренә. Бүгенге татар яшьләренең Чаллыдагы очрашулары хакында, бу очрашуларның иҗатка булган йогынтысы хакында Луиза: “Без Чаллыда узган ел булган идек. Ул тәэсирләр әле дә саклана. Хәзер менә безгә яңа кешеләр дә өстәлде. Әдәбиятка яңа көчләр килү – үзе бер үсеш. Чаллыда алар иҗат җимешләрен укучыга җиткерә ала икән, сүзен әйтә икән, шуның белән рухи канәгатьләнү кичерә”, дигән фикердә тора.
Кичәдә Татарстаннан читтә яшәүче яшь шагыйрь һәм язучыларны чакыру фикере дә әйтелде.