Уфада гадел җанисәп таләп иткән пикет үтте

5 октябрь көнне Башкортстандагы татар җәмгыять оешмалары вәкилләре республиканың статистика идарәсе янындагы мәйданда каршылык чарасы уздырды. Пикетчылар гадел җанисәп үткәрүне таләп итте.
Уфаның Цюрупа һәйкәле янындагы мәйданга ике дистәгә якын кеше чыккан иде. Кулларында “Җанисәп — техник чара, ә сәяси чара түгел”, “Беркем дә милләтне күрсәтүдә чикләү куярга тиеш түгел”, “Фальсификацияләрне туктатыгыз”, “Без — бүленмәс милләт, без — татарлар!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр булды.

Чарада катнашучыларның максаты бер — җанисәп барышында татар милләтен кимсетүгә юл куймау. Милли хәрәкәт активисты Зөһрә Кинҗәбаева: “Мин авырып торуыма карамастан, башкаланың Дим районыннан килдем. Минем бар теләк — бу юлы, үткәненнән аермалы буларак, гадел җанисәп булсын иде”.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин: “Үткән халык санын алу нәтиҗәләрен беләбез. Монысына әзерлек тә үткәне кебек. Бу каршылык чарасының нәтиҗәсе булыр дип өметләнәм. Каршы очракта ул милләтләр арасында киеренкелек тудыруга алып киләчәк“, диде.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, башкаланың Орджоникидзе районы татарлары корылтае рәисе Рәис Карачурин: “Без бу проблемнарыбыз турында күпме генә сөйләмибез, язмыйбыз, ә президент ишетми. Ул гына да түгел, “Коммерсант” газетына әңгәмәсендә ул татарларны башкорт теле диалектының сөйләше дип атады. Президентның эшнең асылын белми сөйләве бер дә матур түгел”, дип саный.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Узган җанисәптә ничә мең татар халкын башкорт итеп яздылар. Шул тенденция әле дә дәвам итә. Без шуны үзгәртеп булмас микән, хөкүмәт безнең сүзгә игътибар итмәс микән дип, урамга чыктык. Әгәр дә бу сәясәт дәвам итсә, башкачарак көрәш юлларын сайларга туры киләчәк. Без үзебезне сарыкка санауга юл куярга тиеш түгел”, диде.

Мәдәнияткә һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды рәисе Наил Хәкимов: “Бүгенге көндә Башкортстан хакимияте үзе үк федераль кануннарны боза. Татарларны алдап-йолдап башкорт дип язу турында әйтүем. Бу татарга каршы бик кабахәт сәясәт булып тора. Мин шуңа каршылык күрсәтү өчен биредә басып торам”, дип белдерде.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Лилия Хәкимова: “Мин яңа президент бу сәясәтне туктатыр дип уйлаган идем. Ул ничә әңгәмәсендә икътисад, эш урыннары турында сөйләде, ә милли сәясәт турында — ләм-мим. Мин президент безнең проблемнарны белә дип исәплим, ләкин ни өчен безне яклап мөрәҗәгать белән чыкмый? Һич тә аңламыйм. Бу мине бик нык борчый”, диде.

Милли хәрәкәт активисты Вилдан Фаткуллин: “Татар халкын, татар телен дискриминацияләү туктамый. Яңа президент Мортаза Рәхимовның сәясәтен дәвам итә. Ә без аның үз сәясәте булуын теләгән идек. Татарны киметү һәм кимсетү Совет заманыннан бирле килә. Чөнки Тын океаннан алып Атлантикага чаклы татар җирләре — Тартария булган. Шул татар җирләрен үзләштергәндә татар артык булып чыга. Шуңа Мәскәү безне болгар, мишәр, типтәр һәм башка аерым милләтләргә бүлеп ваклый, юкка чыгара”, дип саный.

Җанисәпкә кадәр татар җәмәгатьчелеге урам җыены да уздырырга җыена.