Җанисәп хилафлыклары интернетта теркәләчәк

Вәкил Шәйхетдинов

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җанисәп алдыннан чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Аларның фикере бер – татарны таркатуга юл куймаска!
Җыелышта Башкортстандагы унбишкә якын татар милли оешмасы вәкилләре катнашты. Әлегә кадәр халык исәбен алуга әзерлек хәстәрлекләре турында, башкарылган эшләр хакында хисап тотулар белән бергә, җанисәп көннәрендә ниләр эшләргә кирәклеге турында да фикер алышу булды. Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин, татар оешмалары вәкилләре халык исәбен алу барган ике атна дәвамында да кул кушырып утырырга тиеш түгел, дип ассызыклады.

“Ниндидер хилафлыклар килеп чыга икән, кемнедер башка милләт вәкиле итеп язарга үгетлиләр, “кодалыйлар” икән, бу хакта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк”, - диде ул. Моның өчен интернет челтәрендә http://census.openufa.com адресы белән кереп, һәркем кырын эшләр хакында хат яза ала. Ул хатлар бергә тупланып, тиешле оешмаларга җибәреләчәк. Татар милли оешмалары, җанисәп барышын тикшерүдә тоту максатында, җәмәгатьчелек контроле оператив штабын да булдырган. Анда да барлык мәгълүматлар кабул ителәчәк.

Киңәшмә барышында татар оешмалары вәкилләре җанисәп чорына үз тәкъдимнәрен дә яңгыратты. Мисал өчен, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Вәкил Шәйхетдинов бу мөһим кампаниядә татарның үзенә дә уяу булырга кирәк диде. “Безнең үзебездә дә гаеп бар, кемнәрдер Уфада да болгар булып, типтәр булып язылырга үгетләп баш бутап йөри, йорт ишек төпләренә кәгазьләр ябештерә”, - ди Вәкил Шәйхетдинов.

Вәкил әфәнде әйтүенчә, һәр татар әлеге халык исәбен алуга җаваплы карарга бурычлы. “Кемнәрдер, теге яки бу милләтне, шул исәптән татарны да ялганлап башка милләт вәкиле итеп теркәргә омтыла икән, андый очракларны хокук саклау оешмаларына хәбәр итәргә, эшне мәхкәмәгә тапшыру чараларын күрергә тиеш”, - ди Вәкил әфәнде.

Татар галимнәре раславынча, 2002 елда Башкортстанда, татарларны башкорт дип яздыру аркасында, 300 мең тирәсе татар кимегән һәм халык саны буенча өченче урынга төшкән. Менә шул хәл кабатланмасын, җанисәп гадел һәм ялганлауларсыз үтсен өчен, татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре үз фикерен хакимиятләр дә ишетсен, дип урамга чыгып пикетлар да оештырды, республиканың яңа президентына хатлар да юллады. Хәзерге шартларда татарлар 2002 елдагы җанисәптә “югалткан” милләттәшләрне кире кайтара алыр, дип өметләнүен әйтте Уфадагы киңәшмәдә катнашучылар.