Удмуртиядә яшәүче дин кардәшләребез, гадәттә, Корбан бәйрәмен олылап билгеләп үтә. Шунысы сөенеч: елдан-ел, Гаеттән-гаеткә мөселманнар яшәгән төбәкләрдә яңа мәчетләр ачылып тора.
Быел Ижау шәһәре үзәгендә төзелеп килүче иман йортында үзгәрешләр сизелерлек. Гает алдыннан мәчеттә тагын бик мөһим эшләрнең берсе башкарылды: ярымайлы манара янындагы гөмбәз дә алтын төсендәге тимер белән капланды.
Мәчет тирәсендә тәртип. Көзнең җылы көннәрендә асфальттан юл салынды, керү юллары ясалды. Баскычлар-ишекләр дә матур итеп эшләтелде. Мәчетнең җылыту системы җәй айларында ук башкарылган иде. Хәзер бина эчендә җылы. Моны төзелеш эшләрен башкаручыларның җиңел киемнәрдән булуы дәлилли.
“Кыш айларында гыйбадәт йортының эчендә эшләрне бертуктаусыз алып барырга ниятлибез”, ди төзелешне әйдәп баручы Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов.
“Ижау мөселманнарның күңелләрендә күтәренке хис уятучы гамәл – Корбан гаете алдыннан мәчетнең гөмбәзе эшләнеп бетүе булгандыр, мөгаен. Гөмбәзнең башын ярымай бизи. Мәчет хәзер ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Әлбәттә, бу күренеш мәчеткә килүче дин кардәшләребезне дә, яисә бу юлдан үтеп китүчеләрне дә сөендерә. Кешеләрнең күңелендә инде иман йорты тиздән сафка басар дигән өметне ныгыта”, ди төзелештә сакта торучы Ризатдин Шәрәфиев.
Ризатдин Шәрәфиев лаеклы ялда булса да, төзелешкә ярдәм итәргә килә. Ул дин кардәшләребез белән чиратлашып төзелешне саклый, сәдака китерүчеләрне кабул итә. Башкарылган эшләрдән канәгать Ризатдин ага. Дин кардәшләребезнең дә сөенеп килүләрен җиткерде ул.
“Мәчет 2003 елда төзелә башлады. Көз айларында бер төркем милләттәшебез мәчет төзелешенә урын сорап кына йөри иде. Инде шул айларда ук булачак гыйбадәт йортының нигезен салу эшенә дә тотындык”, дип искә алды Фнүн Мирзаянов.
Төзелеш әлегә төгәлләнмәсә дә, дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар да оештырылган. Киләчәктә дәресләргә күпләп кеше килер, иман йорты буш тормас дигән ышаныч зур.