Британиядә студентлар урамга чыкты

Британиядә лицей һәм университет укучылары стипендиянең кимүенә һәм уку бәяләренең арттырылуына протест белдереп, соңгы ике атнада икенче зур каршылык чарасын уздырды.
Британиядә ил буйлап 130 меңнән артык укучы протест чараларында катнашты. Студентлар Brighton, Royal Holloway, Plymouth, Birmingham, London South Bank, UCL һәм UWE Bristоl университетларында каршылык чаралары уздырды.

Коалиция хөкүмәте экстремист төркемнәр дә катнашкан чараны хөкем итте.

Ике атна элек 50 меңнән артык укучы катнашлыгында башланган урам җыены ахырында "каеш кысу" сәясәтен игълан иткән консервативлар партиясе бинасы алдында җыелган бер төркем укучы полицияне узып бинага кергән иде.
Kонсервативлар партиясе бинасы

Әлеге вакыйгада 35 кеше кулга алынды, 14се яраланды.

Полиция протестчылар каршында янә әзерлексез иде. Чөнки мондый чаралар хәзер 70нче еллардагы кебек төркем җитәкчеләре тарафыннан түгел, ә социаль аралашу челтәре Twitter һәм Facebook аша оештырыла.

Лондон үзәгендә дистә мең укучы катнашкан протест чараларына нибары 225 полиция хезмәткәре эшкә җәлеп ителгән иде.

Укучылар ни өчен ачулы?

Британиядә бер ел уку өчен 3 мең фунт түләргә кирәк. Хөкүмәт бу бәяне ике тапкыр арттырып, 6 мең фунтка кадәр күтәрергә җыена. Шулай ук кайбер очракларда бу бәянең 9 мең фунтка кадәр җитүе мөмкин.

План буенча стипендия алучы укучыларның акчасы да 40% киметеләчәк.

Мәгариф активисты Марк Бергфелд протест чаралары хөкүмәтнең стипендияне киметеп, уку бәяләрен арттыруына тәнкыйть йөзеннән оештырылуын әйтә:

"Монда укучылар үз киләчәген генә кайгыртмый. Алар киләчәк өчен бөтен халык исеменнән көрәшә. Стипендия киметүне туктатканчыга кадәр без бу чаралардан баш тартмаячакбыз", ди ул.

Партияләр вәгъдәләрен үтәмәде

Укучыларның протест чаралары хөкүмәттәге консервативларга каршы гына түгел. Алар либералларга да рәнҗи. Чөнки либераллар сайлау алды чараларында ясаган чыгышларында, уку өчен түләнгән акчаның артмаячагын вәгъдә иткән иде. Ләкин алар хакимият башына килгәч, бу вәгъдәләрен онытты.

Хакимият соңгы реформаларның гадел һәм югары уку йортларын тәэмин итү өчен бик кирәкле адым булуын әйтә. Ләкин соңгы атналарда урамнарда җыелган меңләгән халык моның белән килешми.

Хәзер яшьләр уку өчен түләгән акчаны арттырырга теләгән либерал демократ вәкилләрне эштән китәргә чакырып, вакытыннан алда сайлауга бару өчен басымнарны арттырачакларын белдерә.

Каршылыклар вакытында консервативлар партиясе бинасына булган зыян әлегә билгеле түгел. Ләкин зарар бары тик бина белән генә чикләнмәячәк кебек.