Көнчыгыш Төркестанда, Кытай кулындагы уйгыр җирләрендә бу атнада янә канлы чуалышлар булды.
Төркия премьер министры Эрдоган Кытайга булган рәсми сәфәрен Көнчыгыш Төркестаннан башлады.
Франция президенты Николя Саркози экстремист сайтларга кергәннәрне төрмәгә утыртырга тәкъдим итә.
Төрекләрнең 1453 елда Константинопольне яулап алу тарихын сурәтләгән фильм бар дөньяда кызыксыну уятты.
Кытай хакимияте Көнчыгыш Төркестанда иминлек чаралары кысаларында 200ләп мәчетне япты, 129 кешене сак астына алды.
Маҗарстанның Йоббик фиркасе рәисе Габор Вона Европа Берлеге урынына, Төркия һәм Русия белән ныграк якынаерга чакырды.
Кытайның көнбатышындагы Синҗан төбәгендә 2009 елда булган канлы вакыйгаларның шомлы кайтавазы әле дә дәвам итә.
Төркия көтелмәгән тизлектәге икътисади үсеше белән чит ил инвесторларын үзенә җәлеп итә.
Кайбер белгечләр Европа Берлегенә Греция кебек илләр урынына икътисады көннән-көн үсә барган Төркияне алырга киңәш итә.
Төркия премьерының узган атнада гарәп илләренә сәфәрен ил халкы да, халыкара җәмәгатьчелек тә якыннан күзәтте.
Газзә сызыгына ярдәм ташыган көймәгә һөҗүме өчен гафу үтенмәвенә каршы Төркия Израил белән мөнәсәбәтләрен өзде.
Financial Times, Югары хәрби шурадагы үзгәрешләрдән соң, Төркиядә армиянең элекке идарә һәм икътисади иреклеген югалтачагы турында яза.
Көнчыгыш Төркестанда булган милләтара низагка 2 ел тулды. Уйгырларның сәяси һәм социаль тормышында исә уңай үзгәрешләр күзәтелми.
Соңгы елларда үтә әүзем тышкы сәясәте белән үз төбәгендә тәэсире көчәйгән Төркия үзгәреш чоры кичергән гарәп илләренә "модель" була аламы?
Украина премьеры Николай Азаров ТРТ каналына әнгәмәсендә кырымтатарлары проблемнары турында хисап тотты.
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган 15 мартта Русиягә бара. Эшлекле сәфәрен ул Татарстанда йомгаклaячак.
Төркия белән Русия арасында бер айлык сәяхәтләрдә визасыз режимның гамәлгә ашуы өчен санаулы көннәр калды.
Economist журналы Mисырга үрнәк итеп күрсәтелгән Tөркия моделенә анализ ясады. Басма Төркия демократиясенең хәзерге Русия калыбына килү мөмкинлеген белдерә.
НАТО саклану колледжы (NDC) әзерләгән хисапта Mисыр өчен иң уңайлы хөкүмәт Tөркия үрнәгендә булачагы әйтелде.
Мисырда оппозиция тарафдарлары илдәге хәерчелек, ришвәтчелек һәм көч куллануга каршы ризасызлык белдереп, хакимият режимына каршы "ачу көне" игълан итте. Мисыр башкаласында сишәмбедә йөзләгән оппозиция тарафдары урам җыены уздырды.
дәвам