Уфада Акмулла укулары кысаларындагы чаралар бүген аның исемен йөртүче Башкортстан дәүләт педагогия университетында яшь рәссамнар күргәзмәсе белән ачылды.
Башкортстан дәүләт педагогия университетының Акмулла музеенда оештырылган шушы күргәзмәгә бу уку йортының сәнгать-графика факультеты талипларының курс һәм диплом эшләре урнаштырылды.
Күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар бу ай азагына кадәр төрле урыннарда оештырыла.
Акмулла укулары чараларының Башкортстан дәүләт педагогия университетында башлануы табигый. Чөнки бу югары уку йортына өч ел элек Акмулла исеме бирелде.
Биредә Акмулла укулары кысаларында киләсе чара иртәгә дә үтәчәк. Анда чәчәннәр бәйгесе оештырыла. Аннан соң талипларның фәнни эшләре йомгаклары буенча конференция дә була.
Акмуллага багышланган чираттагы чара шимбә көнне Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә дә була. Анда “Акмулла образы сәнгатьтә” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырыла.
Уфада, Башкортстаннның Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә, Мифтахетдин Акмуллага багышланган күргәзмә дә ачылды. Анда Акмулланың үзенең китаплары да, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы китаплар, брошюралар һәм библиографик белешмәләр дә урын алган.
Мифтахетдин Акмуллага багышланган алдагы чаралар күренекле мәгърифәтченең туган ягы Миякә районында 11-12 декабрь көннәрендә оештырыла. Анда “Акмулла нәсихәтләре” дип исемләнгән республика фольклор бәйрәме үтәчәк.
Акмулла бәйрәмнәре хәзер ел саен декабрь аенда даими оештырыла. Быелгы бәйрәм чараларына Татарстаннан һәм күрше өлкәләрдән дә кунаклар чакырулы.