Time журналының 2010 ел кешесе – Марк Цукерберг

Facebook хуҗасы бу исемгә ярты миллиардтан артык кешене берләштереп, тормышны үзгәртүе өчен лаек дип табылды.

Җиде ел элек Марк Цукерберг исемле Һарвард студенты яшьләрне социаль челтәргә берләштерү өчен интернет сәхифәсен булдыра.

Быел Facebook челтәренә кушылган кешеләр саны 550 миллионнан артты. Әгәр дә Facebook аерым бер ил булса – ул дөньяда Кытай һәм Һиндстаннан соң өченче зур дәүләт булыр иде.

Тулай торакның караңгы бер бүлмәсендә башланган проект чынга ашып, кешеләрнең тормышын үзгәртте. Кешеләр үз теләкләре белән үз рәсемнәрен, үзләре турында мәгълүматны интернеттагы “дуслары” белән уртаклаша башлады. Моның белән алар Марк Цукербергка миллиардлаган доллар табыш китерде.

АКШта яшәүче ике кешенең берсе Facebook челтәренә теркәлгән. Алай да челтәрдәге кешеләрнең 70% АКШтан читтә яши.

Дөнья Facebook чорына керде. Моны анда теркәлмәгән кешеләр инкарь итә ала, әлбәттә.

Цукерберг интернетка кадәр тормышны хәтерләгән бәлки соңгы буын булыр, дип яза Time журналы.

1984 елда туган Марк гаиләдә тагын ике апасы белән бергә көчле рухлы һәм максатларга ирешүчән итеп тәрбияләнде, дип искә ала аның әтисе, теш табибы.

Time журналы 2010 ел кешесе исемен Марк Цукербергка бирү карарын кабул итте. Бу исемгә ул миллиард ярым кеше арасында интернетта мөнәсәбәтләр корып, аларны берләштерә алуы, мәгълүмат алышуның яңа ысулын уйлап табуы һәм яшәешебезне үзгәртүе өчен лаек дип табылды.

Time журналы "Ел кешесе" исемен 1927 елдан бирле бирә. Гадәттә бу исемгә "дөньяны тетрәткән" ир кеше, хатын-кыз яки бер төркем кешеләр лаек дип табыла. Бер елны бу исемгә компьютер лаек дип табылды.

“Ел кешесе” исеменә АКШның берничә президенты, шулай ук Адольф Һитлер, Йосиф Сталин һәм Аятулла Хөмәйни дә лаек дип табылган иде.

2007 елда бу исем Владимир Путинга бирелде.