Хәмитов белән Рәхимов арасында җәнҗал куера

Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары Хәмитов инагурациясендә

Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары арасында каршылыклар башланды. Аңа ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчалар сәбәпче.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанның ягулык тармагы, атап әйткәндә “Башнефть”, “Уфанефтехим”, “Уфа нефть эшкәртү заводы”, “Новоил”, “Башкирэнерго” һәм “Башкирнефтепродукт” заводларын “Система” корпорациясе сатып алган иде. “Система” болар өчен барлыгы 66,76 миллиард сум акча түләгән. Ул акчалар бүген 63 миллиардка калган. Аның кай тарафка югалуы әлегә ачыкланмаган.

Ул акчалар башта дүрт: “Инзәр”, “Урал”, “Юрүзән” һәм “Агыйдел” хәйрия фондларына салынган иде. Хәзер ул фондлар берләштерелеп “Урал” фонды карамагына күчерелгән. Әлеге фондның рәисе Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов.

Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитов ул фондның банкларга салынган акчадан ел да 4,5 миллиард сум дивиденд керәчәген һәм аның нинди өлкәләрдә кулланылачагын ирештергән иде. Ул шулай ук бу акчаларны күзәтү шурасы төзелүен дә ирештерде. Хәмитов сүзләренчә, аңа республика хакимияте һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре керә.

Ләкин, аяз көнне яшен суккандай, Мортаза Рәхимов җитәкләгән фондның матбугат үзәге башы Сергей Лаврентьев башка юнәлештәге фикерләрен белдерде. Аның сүзләренчә, фондның акчаларын күзәтү шурасы күптән төзелгән һәм анда бүгенге хакимияткә өч кенә буш урын калдырылган. Ул шулай ук фонд акчасына канун буенча хакимиятнең кысылышы булмавын да ирештерде. Сергей Лаврентьев Рөстәм Хәмитовка да “бәрелеп” үтте. Аның сүзләренчә, элекке һәм бүгенге президент арасында бер-берсен тәнкыйтьләмәү турында килешү булган. “Ләкин аны Хәмитов боза”,— диде ул. Лаврентьев Хәмитовның Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләргә үзе килмәвен, түбән дәрәҗәле кешеләр җибәрүен дә телгә алды. Ул, шулай ук, Мотаза Рәхимовның дачасын тартып алулары, хөкүмәт мунчасына да кертелми башлавын, машинасын тартып ала язганнарын да ирештерде.

Боларга аңлатма биреп, Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары Ростислав Морзагулов: “Русия җитәкчелеге ике финанс һәм сәяси тәэсир итү үзәгенә юл куймый. Рәхимовка иминлек хезмәте җитәкчеләре алдында бу хакта хәбәр ителгән иде инде”,— дип аңлатты. Ә инде мунча мәсъәләсенә килгәндә, канун буенча Рәхимовка андый гарантлар каралмавын, мунчага хокукын мәхкәмә аша карый алуын ирештерде.

Мортаза Рәхимов һәр атнаның шимбәсендә Булгаковода урнашкан хөкүмәт мунчасына йөри иде. Халыкта “Ачның ачуы яман” дигән сүз бар. Күрәсең, юынмаган кешенең дә ачуы бәләкәй түгелдер, югыйсә, әлеге мәсъәлә матбугат очрашуында яңгырамас иде.

Ягулык тармагын сатуның канунлыгын Русиянең контроль-хисап пулаты ноябрь аенда тикшерә башлаган иде. Тикшерү февральдә тәмамланачак. Бәйсез аналитиклар канунсыз сату очрагы ачыкланса, сатып алган як милекне кире кайтарырга тиеш булуын, республика казнасына күчкәннән соң ягулык тармагын кабат аукционда сату ихтималлыгы булуын ирештерде.