2010 елда Удмуртия татарлары тормышында иң мөһим чараларының берсе – 25 декабрьдә Ижауда узган җыр фестивале.
“Ижау моңнары” дип аталган фестиваль халыкка кире кайтты. Беренче тапкыр фестивальне 1992 елда татар иҗтимагый үзәге оештырган иде.
Беренче фестиваль хакында милләттәшләребез күңелендә әле дә хәтирәләр саклана. “Ул вакытта безне берләштерү өчен бик кирәкле чара булды”, дип искә алды Балезино районы, Кистем авылы мәдәният йорты хезмәткәре Муса Касыймов.
Быел Муса Касыймов якташы Диләрә Касыймова белән бергәләп җыр әзерләп килгән. Алар дуэт бәйгесендә беренче урынны алдылар.
“Ижау моңнары” фестивален кире кайтаруда тырышкан һәм аны уздыруда финанс ярдәм иткән Дамир Таҗиев: “Яшь буын җырларыбызны ишетеп үссен, үзара ярышсын”, дигән фикердә.
Фестивальгә танылган җырчы, композитор Вил Усманов чакырылган иде. Ул: “Фестивальнең максаты – төбәкләрдә талантларны барлау, аларны Казанда уздырылган балалар һәм яшь башкаручылар бәйгеләренә тарту”, диде.
Һәр чыгышны тамашачы зурлап каршы алды. Халкыбыз җырларын башкаручы Завьялово районы Первомайский бистәсеннән үзе гармунда уйнап җырлаучы Рәхилә Тимкина тамашачы мәхәббәте призына лаек булды.
Фестивальнең иң олы бүләге – гран-прига әле күптән түгел оешкан “Асылъяр” ансамбле лаек булды. Җитәкчеләре – Лариса Гайнетдинова, хореографы – Алия Абдуллина. Алар кызыклы итеп “Кызлар утырма”сын сәхнәләштергән. Көчле тавышлы моңлы җырчылары да тамашачыларны таң калдырды. Аларның берсе – Алиса Гарифуллина.
“Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Фестивальдә җиңү яулау – Кыш бабай бүләге булды”, дип сөенечен яшермәде.
Әйтергә кирәк, әлеге фестивальдә Удмуртиянең 25 районыннан 30 дан артык башкаручы һәм төркем катнашкан. Ә районнарда булып узган сайлау турында биш йөздән дә артык кеше булган. Димәк, күпме кеше, гаилә әлеге җыр фестивален танып, аңа әзерләнгән, туган моңнарына тартылган.
Тамашачылар да, әлеге фестивальдә катнашучылар да фестиваль озын гомерле булуын теләде.