Бар халыкара дипломатияне тетрәткән WikiLeaks сәхифәсе яшерен хәбәрләрне җәмәгатьчелеккә чыгаруын дәвам итә. Бу җәнҗал узган елның иң зур вакыйгаләреннән берсе булды дияргә мөмкин. Идел-Урал халыкара дипломатиядән ерак торса да, Яңа ел алдыннан гына бәян ителгән яшерен документларның берсендә Казан исеме дә күренеп китте.
Нәкъ бер ел элек, 2010-ның 14 гыйнварендә Кушма Штатларның Болгарстан башкаласы Софиядәге илчелеге Вашингтонга чираттагы яшерен депешасын җибәрә. Анда сүз Болгарстан футболында тирән тамыр җәйгән ришвәтчелек турында бара. Бу уңайдан депешада Русия чемпионы, Казанның “Рубин” футбол клубы да телгә алына.
Илчелек хезмәткәре Сьюзан Саттон язган шушы хат асылда Үзәк күзләү идарәсе CIA һәм Федераль тикшеренүләр идарәсе FBI-га адресланган.
Анда “2009 елның сентябрендә, Болгарстан футболындагы ике иң аяусыз көндәш – “Левски” һәм ЦСКА арасында булачак хәлиткеч уен алдыннан зур җәнҗал купты” диелә. Депешада әйтелгәнчә, шул мөһим уен башланыр алдыннан гына “Левски”нең иң шәп 4 уенчысы - Дарко Тасевски, Зе Соареш, Живко Миланов һәм Йосыф Рабих ашыгыч төстә очкычка утыртыла, һәм алар Мәскәүгә юл ала. Моны Казандагы “Рубин” клубының алар белән кызыксынуы, бар дүртен дә берьюлы (!) үзенә уйнарга алырга теләве белән аңлаталар. Янәсе, трансфер алдыннан аларга Мәскәүдә докторларда тикшеренү үтәргә кирәк булган.
Чыннан да, 2009 ел сентябрендә Болгарстанда гына түгел, Русия һәм Татарстанда да спорт басмалары “Рубин”ның андый сәер теләге турында язып чыккан иде.
Башта үзен “Рубин” вәкиле дип таныткан Марк Бергер исемле бер адәмнең “Левски” футболчылары өчен 4 миллион евро тәкъдим итүе хәбәр ителә, аннары клуб мөдирлегенә “Рубин” бланкында язылган чакыру хаты факслана. Тик анда “Рубин”ның рәсми телефоннары күрсәтелмәвенә, ә бары тик ниндидер мобил саны гына булуына нигәдер беркем дә игътибар итми.
Ул арада җиңү шанслары зур булган “Левски” ЦСКА-га 0:2 исәбе белән оттыра. Бу аңлашыла да: аның иң яхшы уенчылары бу вакытта Мәскәүдә була, көндәше белән “Левски” шактый көчсезләнгән хәлдә уйный.
Уен тәмамлануга Болгарстан футболчыларын Казанга чакыруның ялган булуы ачыклана, “Левски” клубы җитәкчеләре “Рубин” президентына шалтырата башлый, ләкин ул сан бөтенләй чит кешенеке булып чыга. Гауга шулай итеп халыкара төсмер ала башлый. Соңрак “Рубин”ның матбугат вәкиле Максим Лопухов, үз клубының беркайчан да югарыда әйтелгән уенчылар белән кызыксынмавы һәм аларга бернинди дә чакыру җибәрмәве турында рәсми белдерү ясый.
Шушы зур ялган артында Болгарстан футболын басып алган мафия тора - йә моны ЦСКА клубы җитәкчеләре оештырган, йә инде “Левски”нең үз хуҗасы Тодор Батков әвәләгән дигән фараз ясала WikiLeaks бәян иткән американ документында. Ничек кенә сәер тоелмасын, Батков моңардан чыннан да файда күрә ала иде – үз клубының җиңеләчәген алдан белеп, моңа акча куйса, ул шактый гына акча җыя алыр иде.
Ә менә болгарларның шушы халыкара хурлыкка катнашу өчен нигә “Рубин”ны сайлавы сер булып кала. Аның чишелешен әлегә WikiLeaks-та да табып булмый. Инде әйтелгәнчә, Казанның футбол клубы үзенең бу җәнҗалга ничек тә булса бәйле булуын кире кага.