Уфадагы “Роксана” радиосы ябылу алдында

Уфада ике дистә елга якын эшләп килүче хосусый “Роксана” радиосы җитәкчесе Сероп Бабаян ике көн Уфадагы тикшерү бүлегендә утырып чыкты. Ул салымнар түләмәүдә һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә мутлашуларда шикләнелә.
Мәгълүм ки, “Роксана” радиосы эчендә “Шәрык” иҗат берләшмәсе дә бар. Ул татар һәм башкорт редакцияләрен берләштерә. Нигездә, җыр-моңнардан төзелүче тапшырулар әзерләнә бу редакцияләрдә. Түләүле котлаулар да кабул ителә.

Элекке елларда һәрдаим берничә көнгә сузылучы “Шәрык-шоу” бәйрәмен дә оештыра иде бу радио хезмәткәрләре. Уфаның иң зур мәдәният сарайларында оештырылучы ул концертларда Татарстанның да күп кенә җырчылары һәм музыкантлары катнаша килде. Бу бәйрәм барышында өлкән яшьтәге артистларны хөрмәтле кунак сыйфатында чакырып, аларга бүләкләр дә өләшенә иде.

“Роксана” радиосы тирәсендә, дөресрәге, аның башлыгы Сероп Бабаян өстендә, болытлар ике ай чамасы элек куера башлады. Аны салымнар түләмәүдә һәм төрле коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә мутлашуларда шикләнәләр.

Шул сәбәпле, радионың иҗат төркеме Менделеев урамындагы иркен студияләрдән һәм ярдәмче бүлмәләрдән мәхрүм ителде. Шуннан ун көнгә якын тапшырулар тәмам туктатып торылды. Ә хокук саклау оешмалары Сероп Бабаянга Уфадан читкә китмәү шартын куйды. Аннан соң, радио хезмәткәрләре бөтенләй урамда калмасын өчен, хакимиятләр башкаланың Комсомол урамындагы бер бинадан кечкенә бүлмә биргән. Әлеге көндә тапшырулар шул студиядән алып барыла.

Сероп Бабаянның кулга алынуы һәм ике көн тикшерү бүлегендә утырып чыгуы хакында да мәгълүм булды. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре аның файдасына булмаса, аңа җинаять җаваплылыгы да янаячак, дип белдерелә.

Шушы хәлдә радионың язмышы да икеле-микеле. Радио тәмам ябылып, анда эшләгән дистәләрчә кеше эшсез калырга да мөмкин. Ләкин кайбер мәгълүматларга караганда, радио ябылмаячак, ә аның хуҗасы гына алмашыначак. Димәк ки, “Роксана” радиосын кемдер үз кулына төшерәчәк һәм аның исеме дә үзгәрергә тиеш булачак.

Һәрхәлдә, радионың киләчәге дә, аның җитәкчесе Сероп Бабаянның язмышы да якын араларда ук хәл ителергә мөмкин. Сероп Бабаяннан элекке елларда зур хөрмәт күргән, аннан бүләкләр алган сәнгать әһелләре һәм журналистлар әрмән милләтеннән булган бу шәхескә рухи теләктәшлек белдерә.

“Әрмән булса да, татар һәм башкорт редакцияләрен дә ачып эшләтте, шулай ук милләт иҗатчыларына да ярдәм итеп торды. Аңа карата булган шикләр ниндидер аңлашылмаучанлык кына булырга мөмкин”, дип белдерә андый кешеләр.