Яңа ел алдыннан Оренбур өлкәсе Шарлык районы Яңамуса авылында ярминкә үтте. Ярминкә авыл халкының һөнәр осталыкларын күрсәтте: авыл халкы үз кулы белән җитештергән тауарларны сатуга куйды.
Чыгышлары белән Яңамуса авылы халкының бер өлеше – Татарстаннан, икенчесе – Пенза якларыннан. Бу урыннарга XVIII гасырда килеп утырган борынгы бабалары кебек замана татарлары сәләтле дә, тырыш та, алтын куллы да.
Рәфис Мөхәммәтов кышкы ярминкәләргә алдан әзерләнә: көздән себеркеләр бәйли, кирәк- ярак йорт җиһазларын үрер өчен талны инеш буеннан хәстәрли.
“Гаиләдә өстәмә керем чыганакларын булдыру – ул хәзерге заман базары таләпләре ”, ди Яңамуса авылы халкы. Әлбәттә, бүгенге көндә авылда бар кешегә дә эш урыны җитеп бетми. Кош-корт үрчетү һәм казылык ясау белән бу җирдә һәрбер гаилә шөгыльләнә дияргә була.
Кайчандыр онытылып барган һөнәрләрне яңадан тергезәләр: агачтан йорт җиһазлары барлыкка килә, энәләрдән, берсеннән-берсе матуррак итеп бәйләнгән бияләйләр төшә, мамык шәлләрдә кышкы сурәтләрне хәтерләткән рәсемнәр пәйда була.
Яңамуса авылына караган күрше Үрнәк авылыннан, Закир Гомәров кебек шәл бәйләүче ирләр Оренбур җирлегендә сирәк күренеш түгел. Гаилә өчен бу хезмәт шактый керем китерә. Бер шәл уртасын машинада бәйләү өчен ир кешегә бер сәгать кенә вакыт кирәк. Йортларында ул бәйләү машинасы өчен махсус бүлмә дә булдырган.
“Шәл бәйләү ул, әлбәттә, хатын-кыз эше. Тик хатын-кызларга машинада бәйләү авыр, машина ватыла бит ул. Бу минем кышкы эшем генә. Төп эшем минем - умартачылык. Җәй көнне мин бал кортлары белән шөгыльләнәм. Кечкенә булса да, чәчерлек җирем бар”, ди шәл бәйләүче Закир Гомәров.
“Ирем шәл уртасын машинада бәйли, ә читләрен мин үзем төшерәм. Яшәр өчен бу яхшы матди чыганак”, ди Мәрьям Гомәрова.
Ярминкәдә катнашучыларның күпчелеге урта яшьтәгеләр иде. Ә авылның киләчәге бит яшь гаиләләр белән бәйле. Авылда калып яшәр өчен яшьләргә йортлар кирәк. Бу хакта татар авылы хакимияте уйлана.
"Безнең авылда яшь гаиләләр өчен яңа йорт төзү программасы ярдәме белән өч гаилә яңа йорт төзеп керде. Менә без Гисматуллин Альберт йортына кердек. Ул үзе шәһәр малае. Светлана исемле авыл кызы белән өйләнешкәннән соң, шәһәрдә яшәр урыннары булмагач, авылга кайттылар. Безнең Шарлык районында бу эш яхшы куелган: елына 30-40 яшь гаиләгә йөрт төзү өчен субсидия бирелә. Альберт белән Светлананың ике баласы бар: кызлары Анжелла белән уллары Айрат. Авыл хакимияте җитәкчесе буларак минем эшем – авылны саклап калу. Кешеләр бит кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди кәгазьләр кирәген белми. Безнең бурычыбыз: белгечләр белән берлектә, барысын да халыкка аңлатып бирү.
Бу программа буенча бездә ун гаилә чиратта тора. Йортлар төзү өчен урамнарда урын булмагач, яңа урамнар ачырбыз дип торабыз”, ди Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина.
Яңамуса авылының тагын бер яшәү билгесе – ул авыл тирәсендәге дистәгә якын яңартылган чишмә. Авыл чишмәләренең бер үзенчәлекләре бар: алар бер-берсеннән аерыла. Чишмә архитектураларының һәрберсе төрле сихри әкият дөньясын хәтерләтә. Шуларның берсе – Газиз чишмәсе. Кыш булуына карамастан, Газиз чишмәсе челтерәп ага.
“Суы тәмле Газиз чишмәсенең. Авыл халкы күп йөри бу чишмәгә. Чишмә – тормышның башы. Бик күп еллар элек, Газиз исемле бер укытучы-авылдашыбыз, бу урында чишмә ачкан. Без, аның авылдашлары, әлеге чишмә янында бик матур ял итә торган урын эшләдек. Газиз чишмәсе дип, без Газиз абый истәлегенә атадык”, ди Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина.
“Татарстаннан читтә яшәп тә, үз халкының киләчәге турында уйлап, татар авылын, аның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу теләге зур көч сорый, боларны үз халкын яраткан татар хатын-кызы гына эшли аладыр”, диләр Яңамуса авылы татарлары.