Чаллыда шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татар-башкорт көрәшеннән бәйге узды. Алдынгы урыннарны алучылар арасында авыл-район такымнары юк иде. Быел да бәйгенең баш батыры ачыкланмыйча калды.
Бәйге нәтиҗәләре мондый: беренче урында Әлмәт, икенчедә Чаллының беренче такымнары булды. Өченче урынны Мамадыш шәһәре, дүртенчене Казанның Яңа Савин районы көрәшчеләре яулады.
Башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә Татарстаннан читтә яшәүче көрәшчеләр дә үзләрен беркадәр таныта алды. Мәсәлән, Мари Иленнән Муса Галләмов 4нче урынны алса, Ульян өлкәсеннән Сергей Павлик 130 килограммнан артык авырлык үлчәвендә батыр булды. Ә менә баш батыр исеме өчен быел да бил алышу булмады.
“Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бу бәйге татар дөньясында танылу алды. Татарстан беренчелегендә республика көрәшчеләре генә чыгыш ясый ала. Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә авыл районнары гына катнаша. Ә монда бернинди чикләү юк, чит төбәк, чит ил вәкилләре дә катнаша ала. Җәлил бәйгесендә җиңү иң дәрәҗәле санала.
Чаллыда бу ярышларны оештыра беләләр. Казанда исә тамашачы аз килә. Бәйгедә баш батырны ачыкламый калдыруның сәбәбе шунда, монда төрле авырлыктагы көрәшчеләр катнаша. Мәсәлән, Норлат пәһлеваны Илдар Аббасовның авырлыгы 180 килодан артык.
Гадәттә баш батыр исеме өчен 90, 100 һәм аннан да зуррак авырлыктагылар бил алыша иде. 90 килолы көрәшче белән 180 килолы Аббасов көрәшүен күз алдына китерик. Беренчесе икенчесен урыннан да кузгата алмаска мөмкин. Бу күренеш “мәгънәсезлек” дип бәяләнде һәм хәзер баш батыр билгеләнми.
Ульяннан Сергей Павлик ирекле көрәш белән шөгыльләнә, соңгы елларда татар көрәшенә дә килә. Татар көрәше дә татарның үзе кебек киң күңелле, ябык түгел. Шуңадыр, безнең көрәштә елдан-ел башка милләт вәкилләре күбрәк күренә”, ди “Ватаным Татарстан” газеты спорт хәбәрчесе Илнар Хөснуллин.
Ярышлар тәмамлангач, заманында татар көрәшен үстерүгә өлеш керткән шәхесләр, Марат Бибишев, Фриль Әхмәтов “Татар көрәше булганда, татар яшәячәк, татар көрәше дөньякүләм танылу алды”, дигән фикерләрен әйтте.
Чаллыдан Айдар Нәҗмиев 65 кг авырлыкта 3 урынны алды. “Оештыру югары дәрәҗәдә булды. Үкенеч, беренче урын өчен көрәштә Әлмәт егетенә җиңелдем. Алга таба булган бәйгеләрдә бу көндәшемне җиңәрмен”, диде ул.
Бәйгедә 437 көрәшче бил алышты. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге бәйге татар-башкорт көрәше дип аталса да, күрше Башкортстаннан бер генә көрәшче дә юк иде.