Мәхмүт Аббас Башкортстан белән хезмәттәшлек яклы

Мәхмүт Аббас (с) һәм Рөстәм Хәмитов, Уфа, 24 март 2011

Фәләстин хакимияте башлыгы Мәхмүт Аббасның Башкортстанга чәршәмбе башланган эш сәфәре атнакич көнне дә дәвам итте. Аның Уфага килүе Русиягә сәфәре кысаларында оештырылды.
Чәршәмбе көнне хөрмәтле кунаклар Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белән очрашып сөйләште. Тукай урамындагы Җәмигъ мәчетендә узган бу сөйләшүләр барышында Тәлгать Таҗетдин кунакларга борынгы мәчет биләмәләрен дә күрсәтте. Аннан соң Фәләстиннән килгән вәкиллеккә “Конгресс-холл” бинасында Башкортстан сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде.

Ә атнакич көнне Мәхмүт Аббасны Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов кабул итте һәм сөйләшүләр үткәрде. Рөстәм Хәмитов, Фәләстин автономиясе белән киләчәктә хезмәттәшлекне һәм рухи бәйләнешләрне арттыру өчен, Башкортстан ягының кайбер ниятләре хакында сөйләде.

Мәхмүт Аббас та үз чыгышында Башкортстанга килү теләгенең күптән булуын әйтеп, алдагы елларда хезмәттәшлекне арттыру ике якка да файдага булыр иде, дигән фикерен белдерде. Очрашу азагында Мәхмүт Аббас Башкортстан президентын Фәләстин автономиясенә эш сәфәренә чакырды. Рөстәм Хәмитов үз чиратында бу чакыру өчен рәхмәт әйтте һәм әлеге сәфәр быел ук булачак дип ышандырды.

Кунаклар шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университетында булды. Мәхмүт Аббас анда талиплар алдында лекция белән чыгыш ясады. Соңыннан Уфаның матур урыннарын карау да оештырылды.

Соңгы арада Башкортстанның яңа җитәкчелеге гарәп илләре белән элемтәләрне арттыруга аерым игътибар бирә башлады. Яңа гына Башкортстан президенты җитәкчелегендәге вәкиллек Согуд Гарәбстанына да барып кайткан иде.

Бу Мәхмүт Аббасның Русиянең мөселманнар яшәгән республикасына беренче сәфәре түгел. Узган елның гыйнварында ул Татарстанда булып киткән иде.