Рим Хәсәнов йөрәк өянәге кичерде

Рим Хәсәнов

Күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов бик авыр йөрәк өянәге кичереп, Уфадагы хастаханәләрнең берсенә салынды. Әле ул реанимация бүлегендә калдырыла.

Шушы хәбәрне ишеткәч, “Азатлык” хәбәрчесе Рим Хәсәновның фатирына шалтыратып, аның җәмәгате Фатыйма ханым белән сөйләште. Фатыйма ханым әйтүенчә, Рим әфәнде соңгы араларда йөрәге авыртып торуы хакында әйтеп йөргән һәм табибларда тикшерү дә үткән. Аңа табиблар дәвалану үтү кирәклеген әйткән. Әмма Рим әфәнде хастаханәгә кереп өлгерә алмаган. Табиблар термины белән әйткәндә аны “обширный инфаркт”, ягъни йөрәк өянәгенең хәвефлерәге аяктан еккан.

Әле Фатыйма ханым әйтүенчә, Рим Хәсәнов реанимациядә булганга күрә, аның янына беркемне дә кертмиләр. Шулай да табиблар атаклы композиторны аякка бастырырга ышандыра икән.

Озак еллар буе Башкортстанның элекке хакимиятләре тарафыннан кысылган һәм тыелган шәхес булган Рим Хәсәнов, күп вакытын Мәскәүдә үткәрә иде. Иҗатының кайбер уңышлы проектларын да ул Мәскәүдә һәм Казанда тормышка ашырды һәм Тукай исемендәге дәүләт бүләген дә алды.

Рим әфәнде Башкортстанга яңа президент килгәч, үз республикасында да иҗат белән шәгыльләнү өчен мөмкинлекләр алды.

Соңгы бер ай эчендә Уфада байтак очрашуларда да булды ул. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт педагогия университетының музыка кафедрасы һәм Уфа дәүләт сәнгать академиясе талиплары һәм мөгаллимнәре белән очрашулардан бик канәгать калуын әйткән иде ул. Шул кичәләрдән соң булган күңел күтәренкелеге аны иҗатта яңа башлангычларга да дәртләндергән.

Әмма әлегә авыр чире сәбәпле, аңа үз уй-ниятләреннән ваз кичеп торырга туры киләчәк. Чөнки хастаханәдән савыгып чыкккан очракта да, аңа әле, тернәкләнеп бетү өчен, берничә айга шифаханәгә яту тәкъдим ителәчәк.

Талантлы композиторның иҗатын сөючеләр аның тизрәк савыгуын һәм яңадан-яңа әсәрләр белән куандыруын теләп кала.