Башкортстанда Путин фронты киңәя

Бөтенрусия халык фронтының төбәкара координация шурасы утырышы

Башкортстанда Бөтенрусия халык фронтының төбәкара координация шурасы төзелде. Аңа ике дистәгә якын җәмәгатьчелек оешмасы һәм берләшмә җитәкчеләре керде.

Фронтка кергән оешмалар арасында хатын-кызлар берлеге, крестьян һәм фермер хуҗалыклары, һөнәр берлекләре, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Рус соборы оешмалары да бар.

Фронтка бихисап башкорт оешмаларыннан бары тик Бөтендөнья башкортлары корылтае гына керсә, татар оешмалары берлеге тулаем әлеге фронтка керде. Анда ике дистәгә якын татар оешмасының күпчелеге керде.

“Бердәм Русия” фиркасенең сәяси шурасы сәркатибе, республика парламенты җитәкчесе Константин Толкачев сүзләренчә, фронтка дүрт дистәгә якын оешма керергә теләк белдергән. Алар моны илдәге сәяси вәзгыятькә тәэсир итү мөмкинчелеге булачагы өчен дип аңлата.

Русия дәүләт думасындагы урыннарның дүрттән бере фронтка кергән шушы җәмәгатьчелек оешмаларына биреләчәк. Бәйсез аналитиклар татар оешмалары берлегенең уптым-илаһи фронтка керүен Рәмил Бигновның Русия дәүләт думасы депутаты булу өчен дип фаразлый. Аларның әйтүенә караганда, бу хакта Рәмил Бигнов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов арасында килешү булган.