Ратко Младич Һааг мәхкәмәсе алдына җомга көнне чыгачак

Босниядә 90нчы еллар сугышы вакытында Босния серблары хәрби көчләрен җитәкләгән генерал Ратко Младич элекке Югославиядә кылынган сугыш җинаятьләрен тикшерүче мәхкәмә алдына беренче тапкыр җомга көнне чыгачак.

Беренче утырышта ул үзенә белдерелгән гаепләүләрне тану яки танымау турында әйтәчәк. Младич 1992-1995 елларда геноцид һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләнә.

15 елдан артык качып йөргән генерал узган пәнҗешәмбе көнне Сербиядә кулга алынды.