Мәскәү мөхәррирләре Башкортстанны өйрәнә

Русия федераль мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләренең Башкортстанга эш сәфәре дәвам итә. 7 июнь көнне алар, Уфада берничә очрашуда булганнан соң, Гафури районына китте.

Русиянең киң билгеле мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре клубы дип аталган бу төркемгә “ИТАР-ТАСС” агентлыгы, “Российская газета”, “Эхо Москвы” радиостанциясе, ”Аргументы и факты”, “Сельская жизнь” гәзитләре һәм башка шундый исемнәре киң билгеле мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре керә. Алар Уфага 6 июнь көнне килгән иде. Шул көнне кунаклар Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты һәм Уфада “ИТАР-ТАСС” агентлыгы вәкиллеген ачу тантанасында катнашты.

7 июнь көнне баш мөхәррирләр башта Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты. Аннан соң Башкортстан Фәннәр академиясе карамагындагы археология һәм этнография музее ядкарьләре белән танышты. Ә төштән соң кунаклар Гафури районына юлланды. Анда мәгълүмат чаралары җитәкчеләре районның кайбер оешмаларында һәм ширкәтләрендә очрашуларда булды.

8 июнь көнне Мәскәү кунакларын зур сәнәгать үзәге булган Салават шәһәрендә көтәләр.

Федераль мәгълүмат чаралары мөхәррирләре Мәскәүгә әйләнеп кайткач, Башкортстанда күргән-ишеткәннәре хакында мәкаләләр язачак, радио-телевидение тапшырулары әзерләячәк. Ул мәгълүматларның уңай рухта булачагына шик юк. Чөнки әле Уфада булган чагында ук кунаклар “Башкортстанга әлеге президент Рөстәм Хәмитовның килүе зур бәхет һәм табыш” дигән кебегрәк белдерүләр ясый башлады. Башкортстан хакында ил һәм дөнья халкы “башкорт балы”, “Салават Юлаев” хоккей клубы атамаларын ишетеп кенә түгел, ә аның башка казанышлары турында да белеп торырга тиеш, дип белдерде мөхәррирләр.

Рөстәм Хәмитов үзе дә, президентлык вазифаларына керешүгә үк, Башкортстанның брендларын арттырырга һәм аларны бар дөньяга танытырга кирәк дигән бурыч куйган иде. Уфага илнең иң эре мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен кунакка чакыру да шул максатны тормышка ашыруның бер чарасы кебек кабул ителә. Рөстәм Хәмитовның шәхсән үзенә дә мәгълүмат яклавы һәм теләктәшлеге зыян итмәс шикелле.