Удмурт дәүләт университетының сәнгать институтында берничә ел элек яңа белгечлек – декоратив кулланыш сәнгате факультеты ачылган иде. Студентлар тимер, күн һәм башка материаллардан сәнгать әйберләре ясарга, витражлар һәм тимергә нәкышлы рәсемнәр төшереп, аларны эмаль белән капларга, бизәнү әйберләре ясарга өйрәнә. Шундый һөнәргә тиздән яшь милләттәшебез Ләйсирә Шәрипова дә ия булачак.
Студентлар өчен җаваплы көннәр. Диплом проектларын яклап, олы тормыш юлына аяк басачак алар. Университетта алган һөнәрләре буенча эш булырмы – әлегә студентлар бу турыда уйланмый. Алар күңелләренә хуш килгән шөгыль белән мавыгып, төрле-төрле зәвыклы әйберләр ясый.
Декоратив кулланыш сәнгате факультетында егетләргә караганда кызлар күбрәк укый икән. Кызларның эшендә хатын-кыз алымнары чагылыш таба.
Һөнәрханәдә кемдер витраж – тәрәзә һәм ишек пыялаларын бизәп ясау алымнарын үзләштерә, кемдер тимердән кызыклы әйберләр ясарга омтыла – күңеле нәрсәгә тарта, шуның белән шөгыльләнә. Остазлары аларның сәләтен ачарга ярдәм итә.
Ләйсирә Шәрипованың да диплом эше инде әзер. Ләйсирә татар халкының яшәеш агачын сурәтләгән. Декоратив куллану сәнгате кафедрасы җитәкчесе Валерий Быковский булачак белгечнең тимергә нәкышлап төшерелгән һәм эмаль белән капланган эшеннән канәгать. Әмма агач дөрес буялмау сәбәпле, ул эшкәртелгәннән соң үзенчәлек сыйфатын югалткан, аны чистартып, башкача ясарга тәкъдим итте.
Әлбәттә, әлеге факультетта белем алучы кызларга агач һәм тимерне эшкәртеп, зәвыклы әйберләр ясавы җиңелдән түгел.
“Әмма проектларында барыбер хатын-кызга хас булган нечкәлек сизелә”, дип билгеләп үтте Быковский.
Ләйсирәгә диплом эшен башкарып чыгарга җиңел булмаган. Агачны эшкәртергә махсус бүлектә ярдәм итсәләр, тимер эшләрен барысын да яшь белгечнең үзенә башкарып чыгарга туры килгән. Ләйсирәгә укытучысы Василий Степанов диплом проектын сайларга ярдәм иткән. Укытучысы студентының эшенә югары бәя бирде.
“Диплом эше милли үзенчәлекле булып чыкты”, дип уртаклашты Степанов.
Ләйсирә татар халкының милли бизәкләре белән кызыксына. Шуңа да диплом эше итеп татар халкының яшәеш агачын ясарга алынган. Моның өчен аңа бик күп укырга, татар һәм башка төрки халыкларының әкиятләре, риваятьләре белән танышырга туры килгән.
Шушы риваятләргә нигезләнеп, Ләйсирә башта күпсанлы эскизлар ясаган. Аларны сайлап алып, уйлаган эшен тимергә төшереп, эмаль белән каплаган.
Ләйсирә кулланган алым “бүлгеле эмаль” дип атала. Металл өстенә нәкышлап эшләнгән тимерчыбык ябыштырыла һәм ул төрле төстәге махсус пыяладан ясалган буяулар белән каплана, аннан соң 870 градуска кадәр кызган мичкә куеп кыздырыла. Менә шуннан соң тимергә эмаль белән капланган зәвыклы әйберләр килеп чыга. Ләйсирә шушындый матур, күз явын алырлык әйберләр белән кечкенәдән кызыксына.
“Әбиемнең чулпыларын яратып карый идем. Аларны сәхнәдә чыгыш ясаганда чәчемә тагып та чыгам. Шушындый матур әйберләрне үземнең дә ясыйсым килде”, дип уртаклашты Ләйсирә Шәрипова.
Булачак рәссам алты яшеннән сәнгать мәктәбенә йөреп, рәсем ясау нигезләрен өйрәнгән. Рәсем укытучысы булу теләге аны педагогика көллиятенә китергән. Әмма үз кулы белән милли бизәкле әйберләр эшләү нияте көчлерәк булганга, Ләйсирә Удмурт дәүләт университетының декоратив куллану сәнгате факультетына укырга керә. Биредә ул зәвыклы әйберләр ясауның төрле ысулларын үзләштерә. Тимер, күн, балчыктан бизәнү һәм куллану әйберләре ясый, милли бизәкләрне төрле китаплардан да өйрәнә. Аларны Ләйсирә Казаннан алып кайткан.
Ләйсирә хатын-кызлар өчен төрле бизәнү әйберләре ясый. Алар күннән, балчыктан, тимердән. Рәссам һәр әйберне татар милли бизәкләренә нигезләнеп эшләргә тырыша. Бу елларда ясаган бизәнү әйберләре Казанда заманча киенергә яратучы кызлар тарафыннан казаныш тапкан.
Ләйсирәнең нияте – төрле-төрле бизәнү әйберләрен ясаучы оста булу. Хәзерге заманда икътисадчы, юрист һөнәрен сайлый егет-кызлар.
Ләйсирә Шәрипова кызлар өчен гадәти булмаган һөнәргә ия булачак. Күңеленә хуш килгән эше яшь рәссамнең үзенә дә шатлык китерсен, аның милли бизәкле әйберләре башкаларны да сөендерсен.