Зәйнәп апа cугыш михнәтләрен әле дә хәтерли

Зәйнәп Шәймәрданова

Олылар да, балалар да сугыш михнәтләрен бихисап күрде. Әле һаман аның кайтавазы сизелә. Әле һаман гаиләләрдә югалган туганнары турында хәбәрләргә өмет итеп яшиләр. Эзләнәләр, архивларга мөрәҗәгать итәләр. Милләттәшләребез күңелендә дә ул авыр еллар турында хатирәләр сүрелми.

Зәйнәп апа Шәймәрданова Ижауда туып үскән. Сугыш елларында яшүсмер булуына карамастан, олылар белән бергә фронттагы солдатларга киемнәр тегү фабрикасында эшләгән. Сугыш башланасы атна турында хатирәләре әле бүген дә күңелендә саклана аның.

20нче татар мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары уку елын тәмамлавын билгеләп үтү нияте белән Ижау шәһәренең читендә урнашкан Пирогово авылы буасы янында күңелле генә ял итәләр. 1941 елның 12 июнендә төшерелгән фотода беркемнең дә йөзендә кайгылы чаткылар сизелми.

Укучылар җәйге ялга тарала. Тик бары ун гына көн ял итәләр. Зәйнәп апа Шәймәрданова радиодан сугыш башлануы турында хәбәр ишетә, бу хакта туганнарына җиткерә.

Татар мәктәбе укытучылары да кайсы сугышка китә, ә мәктәп үзе госпитальгә әверелә.

1941 елның көзендә Милитополь шәһәреннән Ижауга тегү машиналарын китерәләр. Аларны әле бер ел элек кенә ачылган “Спартак” кинотеатры бинасына урнаштыралар. Зәйнәп апа шунда эшкә урнаша. Анда солдатларга киемнәр тегәләр.

Тик кызларны даими рәвештә эш белән тәэмин итә алмыйлар. “Шуңа да бүленеп, еш кына башка эшләр башкарырга туры килде. Кирпич заводына яисә мотозаводка эшкә җибәрәләр иде”, дип искә алды Зәйнәп апа.

Шулай эшләп ике ел үтә. Зәйнәп апаның апасы Мәхтүмә, ул озак еллар 20нче татар мәктәбендә укытты, сеңлесен укырга өнди. Апасы киңәше белән башта медицина институтына укырга керә. Үзенең күңеленә хуш килмәгән һөнәр сайлавын аңлап, аннан китәргә мәҗбүр була.

Зәйнәп апа кечкенәдән география фәнен ярата. Шуңа да Казанга юл тота. Анда югары белем алып, гомере буе мәктәптә география, биология фәнен укыта.

Зәйнәп апа гомере буе китаплар укый. Шулай ук Ижау шәһәренә гастрольләргә килгән театрларның бер генә спектаклен дә калдырмый. Аеруча Камал театры артисты, якташы, Мәхтүмә апасының дусты Разыя Миңнебаева катнашкан спектакльләрне яратып карый. Зәйнәп апа бүгенгә кадәр ул елларда чыккан театр журналларын саклаган.

Зәйнәп апа өч бала үстереп, олы тормыш юлына бастырган. Сөенече зур – балалары да, оныклары да туры юлдан атлыйлар. Зыялы нәсел җәмгыятькә тәртипле балалар үстереп биргән.