Ижауның алтын куллы остасы

Геннадий Бадыгов

Халкыбыз телендә «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем бар. Геннадий Бадыгов сыздырып гармунда да уйный, җырлый да. Ә иң мөһиме – ул алтын куллы кеше. Бадыговлар фатирындагы агачтан ясалган төрледән-төрле әйберләр һәр кешенең күз явын алырлык.

Бадыговларның бүлмәләрендәге һәр әйбер хуҗаның үз кулы белән ясалган. Бүлмә уртасындагы өстәл, аның тирәсенә төзелгән урындыклар, ишекләр, диварлардагы әйберләр – барысы да Геннадий Бадыгов куллары белән эшләнгән бердәнбер әйберләр.

“Буш диварны башка фатирларда келәм белән бизиләр. Бушлыкны юк итү максатыннан чыгып төрле әйберләр ясадым”, диде Геннадий Бадыгов.

Каләм савыты
Рәссамның фантазиясе бай. Диварларда төрле елларда ясалган төрледән- төрле әйберләр. Икенче бер диварда матур сәгать. Сәгать тирәсендә рәссам зодиак тамгаларын урнаштырган. 12 зодиак тамгасының һәркайсысы бик матур һәм бик үзенчәлекле. Мәсәлән, Кыз тамгасы – озын толымлы татар кызын хәтерләтә.

“Дивардагы һәр нәрсә функциональ. Сәгать кирәкле әйбер, аның ике ягында чәчкәләр, аларга урын кирәк булгач, матур итеп уелып ясалган киштәләр уйлап таптым”, дип сөйли Бадыгов.

Татар халкының милли үзенчәлеге Геннадий Бадыгов ясаган тагын берничә бик матур әйберләрдә чагылыш тапкан. Бу журнал куяр өчен эшләнгән кечкенә өстәл, аның өстендәге тартмачык һәм шундагы кечкенә утыргыч.

Өстәл белән тартмачык
“Авыллардагы Сабантуй бәйрәмнәре искә төште. Андагы уеннар, болынның матурлыгы, көрәш, бала-чаганың чирәмдә тәгәрәп уйнавы. Шул хисләргә таянып ясадым бу әйберләрне”, диде оста.

Өстәл өстендәге рәсемнәр, өстәл һәм утыргыч аяклары кабатланмас бизәкләр төшерелеп эшләнгән. Аларны уеп һәм кисеп ясау – җиңел түгел. Рәссам шундый матур һәм кабатланмас әйберләрне берне генә ясый икән. Хәтта аның агачтан уеп ясалган кашыклары да бер-берсенә ошамаган.

Рәссам күп еллар чиркәүләрне төзекләндерүдә агач эшләрен башкарган. Ул ясаган берничә әйбер хәтта Украина һәм Белорус илендәге чиркәүләрдә дә бар икән. Шулай ук рәссам удмурт халкына хас булган бизәкләргә дә мөрәҗәгать иткән. Удмурт кызы кәләше өчен көзге җирле халыкның риваятьләренә нигезләнеп ясалган.

Инде ярты гасырга якын бергә тормыш итүче хатыны Вәсимә иптәшенең яраткан шөгылендә ярдәмче дә, аның ясалган әйберләренә беренче бәя бирүче дә.

Сәгать
“Дөрес, күп чүп җыярга туры килә. Яраткан эше булгач, мавыгып ясагач, үзем дә әйберләренә сокланып карыйм”, диде Вәсимә Бадыгова.

Иптәшенең күңелен биреп ясаган һәм аларга җан биргән әйберләр тормышта да ярдәм итә, дип уртаклашты Вәсимә Бадыгова.

Алар ярты гасыр бергә гомер итәләр. Бер-берсенең күңелен күреп, яраткан эшләрендә теләктәшлек күрсәтеп, бер-берсен ихтирам итеп яшиләр. Болар да диварларда урнашкан панноларда чагылыш тапкан. Мәсәлән, бер панно гаиләдә беренче балалары дөньяга килгәч бүләк итеп ясалган. Тагын берсе – хатынына рәхмәт һәм күңелендәге хисләре чагылыш тапкан.

Хәтта бу фатирны да Геннадий Бадыгов оста куллары, кабатланмас дизайн белән эшләгән Ижау шәһәренең Устинов районы ЗАГСы өчен алган.

Фатир бизәлеше
Бүлмәләрне бизәү өчен күп тырышырга, иң беренче чиратта шул бинага туры килгән рәсемнәр уйлап табып, аларны матур итеп уеп, эшләргә кирәк булган.

Рәссам үз куллары белән агачтан ясаган әйберләр кавышучы яшь парларга бәхетле тормыш, муллык китерер дигән теләктә. Үз гаиләләрендә дә агачтан эшләнгән әйберләр аларны саклый дигән фикердә хуҗалар.

Рәссам махсус белем алгач, инде үзенчәлекле бик күп әйберләр ясагач, Рәссамнар берлегенә керү нияте белән уннан артык әйберләрен Идел буе республикалары Рәссамнар берлеге оештыра торган “Большая Волга”күргәзмәсенә тәкъдим иткән. Әмма аның эшләрендә марксизм-ленинизм идеологиясе чагылыш тапмаган дип, эшләрен кире борганнар.

Шушы тәнкыйть сүзләрдән соң, рәссам үзенең хезмәтенә дә тиешле бәя бирә алмый. Югыйсә, чикләвек агачыннан ясалган бик үзенчәлекле сувенир һәм каләм савыты гына сакланган ул эшләреннән (аларын да тормыш иптәше яшереп калган) башкаларын балта белән тураган.

Оста куллы рәссамның бүлмәләрендә кабатлана торган әйберләр юк. Ишекләрдән алып, түшәмгә кадәр барысы да үз куллары белән ясалган. Агачтан ясалган әйберләр, дөрестән дә кәефне дә күтәрә, җанга да рәхәтлек бирә. Өйгә ямь дә өсти.