Интернет челтәрендә яңа барлыкка килгән сайт – Туйлар.ру яшьләрне очраштыру һәм туйларын оештыруда ярдәм күрсәтү максатыннан төзелгән. Әлеге проект авторы Данил Сәфәров белән әңгәмә кордык.
Рус телендә мондый проектлар шактый. Татар халкы исә борын-борыннан күпчелек әби-бабайлары, туган-тумачалары тәкъдиме белән шулай танышып, гаилә корып җибәргән, туйлар ясаган. Интернет челтәре булгач, “офыклар киңәйде” дияргә мөмкин.
– Данил, сайтны ясаганда нинди максатларны күз алдында тоттыгыз?
– Тuylar.ru сайтын ясап, без велосипед уйлап тапмадык. Мондый сайтлар инде рус интернетында да шактый. Анда конкуренция дә бик зур. Сер түгел: акчаны да күп итеп эшлиләр. Татарларда исә мондый сайтлар юк иде, без бәлки беренчедер. Бәлки мин белмәгән сайтлар булгандыр.
Татар туйлары – ул үзе бер зур дөнья. Бүген, аеруча шушы җәйге айларда, алып баручы табыйм дисәң дә – авыр эш. Шуңа күрә шушы сайтны ачып җибәрдек. Әлеге портал туй үткәрергә җыенган кешеләр өчен дә файдалы булыр.
Туйга кагылышы булмаган кешеләргә дә шактый кызык булыр, дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, яңалыклар, татар туйларыннан фоторепортажлар биреп барырга тырышырбыз. Аларны карау, кәләш белән кияү өчен шатлану бик тә кызыклы, дип уйлыйм.
– Әлеге сайтның шундый үзенчәлеген әйтеп китәр идем: туй үткәрергә уйлаган кешегә татар телендә төрле котлаулар, теләкләр, һәм башка кирәкле мәгълүмат бар. Татар туйларын ничек үткәрүне хәзерге заман яшьләренең кайберләре белеп тә бетерми, шуңа күрә бу ресурс төп чыганак булыр, дип уйлыйм. Шулай бит?
– Төп чыганак булсын иде инде ул, Раил. Ни өчен дигәндә, шул максат белән без аны башладык та. Әгәр кияү белән кәләш туй оештырырга җыена икән, безнең сайтка керсен, бөтен планнарын шунда корсын дип, башлап җибәрдек бу проектны.
Ә татар туйлары алар бик күптөрле. Мин күзәтеп йөрим: хәмерсез үткәрелә торган, ислам кануннары белән уза торган мөселман туйлары бар, элеккеге традицияләргә тартым татар туйлары бар, бераз гына европалашкан татар туйлары бар.
Шулай ук алып баручыларның – тамадаларның алып бару стильләре дә бик күптөрле. Без максималь дәрәҗәдә шушы төрле юнәлешләрне берләштерүче сайт оештырырга уйладык та инде.
Монда безнең файдалы киңәшләр дә бар, кәләш өчен туй күлмәген ничек сайлау, нинди букетлар алу һәм башкалар хакында. Шулай ук, мәсәлән, ир белән хатынга караган төрле догалар. Файдалы мәгълүмат шактый. Бу сайт гаилә корып җибәрергә уйлаган кешеләр өчен чыннан да зур файда китерер, дип ышанам.
– Хәзерге Интернет челтәрендә күп кеше сайтларын ясый да, аннары финанс ягыннан мөмкинлекләре булмагач, ташлап китә. Бу сайтның матди якларын да карап планлаштыргансыздыр, шулаймы?
– Чыннан да, сайтны кайвакыт ясаталар да ташлыйлар. Яңартып баручысы булмый. Бу сүзне инде төрле оешмаларга карата да әйтергә мөмкин.
Сайтның бөтен кызыгы да, бөтен мәгънәсе дә шунда – бары тик яңартып барганда гына тулы көченә эшли ул. Без бу сайтыбызны да һәрдаим яңартып барырга тырышырбыз, чөнки яңартылмаган сайтның бәясен инде мин төгәл күзаллыйм. Яңартылмаган сайт – ул үле сайт.
Әмма үле сайтлар татарга гына хас күренеш түгел. Рус интернетында да андый сайтлар бик күп: башлана да ташлана. Бу нормаль процесс. Кайберәүләр эшли, дәвам итә, кайберәүләр туктап кала.
Минем уйлавымча, тулы көченә эшли торган сайт ул акча китерергә тиеш. Мин бу сүзне бер дә авырсынып әйтмим, оялып та әйтмим. Ул бары тик акча китергән чакта гына тулы көченә эшләячәк һәм стабиль булачак. Бары тик акча китергән очракта гына син аңа җитди карый аласың. Аны эшләү өчен иртә белән йокы туймый тора аласың – ул сине тотып тора.
Әгәр инде ул синең хоббига гына әйләнеп кала икән, бу инде стабиль әйбер булмый. Мин килешәм: үз эшеңне яратырга кирәк, бар әйбер дә акчага гына бәйле түгел. Акчага гына бәйле булган булса, бәлки мин анда берәр кая чыгып сату-алу белән шөгыльләнгән булыр идем, башка төрле акчалы өлкәдә эшләгән булыр идем.
Информацион технологияләр, медиа өлкәләре алар кызыклы, әмма шул ук вакытта алар акча китерергә тиеш. Бу сайт ничек акча китерер дип сорыйсың икән, киләчәктә рекламага өмет бар, чөнки туйлар индустриясе – ул бик зур өлкә. Анда бик күп кеше акча эшли һәм рекламага да шактый урын бирелә.
Берникадәр дәрәҗәдә бу проект агентлык формасында үтәргә мөмкин. Шушы юнәлеш белән эшләп, шушы сайтка киткән чыгымнарны капларга исәп һәм инде үзебезнең эшебезне ничек тә финанс яктан тәэмин итәргә иде.
– Туй ясагач, гаиләне алып барасы да бар. Татар гаиләләре өчен киләчәктә психология, педагогика, бала тәрбияләүдә көндәлек киңәшләр, гомумән, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре, әти-әни белән мөнәсәбәт турында файдалы мәгълүматны бу сайтта күрергә мөмкинлек булырмы? Эш бит әле туй белән генә бетми!
– Әйе, туй әле ул беренче адым ир белән хатын мөнәсәбәтендә. Без беренче адымыбызны ясадык – сайтта “Танышу-кавышу” дигән бүлек ачтык. Дөрес, ул әлегә буш. Без шул исәптән “Азатлык” радиосы тыңлаучыларын да сайтыбызда көтеп калабыз.
Ә бу син әйткән фикер чынлап та кызыклы, моны мин аерым ниша дип тә уйлыйм. Моның өчен бәлки аерым сайт кирәктер. Һәм аны да шулай ук бик кызыклы итәргә була. Мәсәлән, гаилә нормаларына багышланган сайт булса, бәлки бала тәрбияләүгә барып тоташса, ул бик зур һәм шәп булыр иде, дип уйлыйм.
– Интернет челтәрендә безнең бу юнәлештә “Татар гаиләсе” дигән сайт та эшләп килә. Әмма бу сайт, күптән барлыкка килгән булса да, туктап калды дияргә була.
Интернет челтәрендә шулай ук танышу, дуслашу, аралашу сайтлары бар. Бәлки киләчәктә шундый проектлар белән дуслашырга, берләшергәдер?
– Бу таныштыру, кавыштыру өлкәсендә безнең юнәлеш бердәнбер түгел. Мисал итеп yuldash.сом сайтын әйтеп китә алам. Бу – моннан ун ел чамасы элек Мәскәү егете Илсур башлаган проект. Бик зур проект, бик күп татар гаиләсенә оешырга булышты.
Без моның әлегә финанс ягы турында сөйләштек, аның бит әле күпме савап ягы бар. Мәсәлән, бөтен Русиядән татар яшьләре бер-берсен табышты, аларның инде 9-10 яшьлек балалары да бардыр. Илсурдан ул турыда сораганым да бар. Әйе, кайбер гаиләләрне беләм, диде ул.
Бу бик күңелле күренеш. Интернет, мәсәлән, гаилә корып җибәрергә, бала туарга этәргеч бирә икән, гаилә бәхетле була икән, интернетның моннан да зур файдасы булырга мөмкин дә түгелдер.
– Безнең интернет челтәрендә күңелне борчый торган күренеш бар: хәзерге яшьләребез Vkontakte һәм башка челтәрләрдә русча аралашып утыра, русча сөйләшә. Һәм нәтиҗәдә татар кешеләре, башка милләт кешеләрен табып, катнаш гаилә төзи.
Кызганычка каршы, катнаш гаиләләрдә аерылышулар күбрәк килеп чыга. Яшьләрне шундый адымнардан саклап калу өчен нинди киңәшләр, нинди тәкъдимнәр әйтеп китә алыр идең?
– Катнаш гаиләгә килгәндә, мин бу күренешне пропагандаламыйм да, тәнкыйтьләмим дә. Минем уйлавымча, һәр очрак индивидуаль.
Уңай нәтиҗәле катнаш гаиләләр дә күргәнем бар, тискәреләрен дә. Белмим, әйтә алмыйм. Шуңа күрә, шушы нейтралитет ул, мөгаен, безнең сайтка да кагылыр. Мин беләм, хәзер бик күп милләтче кешеләр хәзер миңа карата тәнкыйть уты белән чыгар. Әмма мин уйлыйм: Туйлар.ру сайтында төп игътибар туйларның үзләренә юнәлтеләчәк. Никах катнашмы, катнаш түгелме – анысын яшьләр үзләре хәл итә. Без шушы бәйрәмне аларга оештырырга ярдәм генә итәрбез.
– Ахырда тагын бер сорау, Данил. Tuylar.ru сайты – Матбугат.ру сайтының махсус бер проекты. Матбугат.ру сайтында күпләр бик ямьсез генә, татар халкына хас булмаган комментарийлар калдыра. Әлеге проект, Матбугат.ру белән бәйле булгачтын, шул кабатланмасмы? Гомумән, интернет челтәрендә мондый күренешкә карашыгыз ничек?
– Матбугат.ру сайтында шактый явыз гына комментарийлар бар. Без махсус кагыйдәләр уйлап чыгардык. Моны сайтка керүче кулланучыларыбыз белән киңәшләшеп эшләдек. Tuylar.ru сайтында премодерация булачак. Ягъни администратор хәер-фатихасын биргәч кенә, әлеге комментарий сайтта эленәчәк.
Бу ни өчен шулай эшләнде? Беренчедән, Туйлар.ру сайтын да без ниндидер диспут, фикер алышу сайтына әйләндереп калдырасыбыз килми. Икенчедән, әгәр сайт бәйрәмгә кагыла икән, мәсәлән, фоторепортаж икән, анда ниндидер ямьсез комментарийлар калдыру яхшы булмастыр.
Һәрбер әйбернең үз урыны һәм вакыты бар. Шундый хәл Матбугат.руда күзәтелә иде. Мәсәлән, кемнеңдер юбилее уңаеннан мәгълүмат элсәк, яки кем дә булса үлем хәлендә ята дип – аның да керен чайкый башлыйлар. Бу әдәпсезлек дигән әйбер. Гәрчә кайбер комментарийлар кайвакыт бик коррект һәм дөрес язылган булса да. Шушы тәҗрибәне исәпкә алып, без инде алда әйтелгән башка принципларны кертергә булдык.
* * *
Инде без киләчәктә яшьләребезгә, нинди милләттән булуларына карамастан, үз парларын табуларын телибез. Егетләр-кызлар үзара табышып, матур гына татар гаиләләрен корсын, киләчәктә дә истә калырлык матур-матур туйлар ясасын.
Яшьләргә бу мизгелләрне истә калдырырлык мәгълүмат биргән, аны әзерләгән өчен Туйлар.ру сайты да бу яшьләрнең исенә бары тик яхшы яктан гына кереп калсын иде.