Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер виртуаль мәхәббәт тарихы


Зифа һәм Марсель Әскәровлар
Зифа һәм Марсель Әскәровлар

Интернет аша танышуга күпләр шикләнебрәк карый. Имеш, мондый танышу ныклы түгел һәм җитди мөнәсәбәтләргә китерми. Шул ук вакытта пәрәвез аша танышып, ныклы гаилә коручылар да бар. Шундыйларның берсе – Зифа һәм Марсель Әскәровлар.

Шушы көннәрдә аларның гаиләсенә ике ел тула. Интернет аша танышу куркыныч түгелме? Үз парыңны табу мөмкинлекләре нинди? Виртуаль мәйданда үзеңә тиң ярны ничек сайларга? Бу турыда без “Азатлык” студиясендә бәхетле гаилә белән әңгәмә корабыз.

Зифа, Марсель, сезнең интернет аша танышуыгыз ничегрәк килеп чыкты?

Моннан ике ел элек ферваль аенда loveplanet.ru cайтында үз анкетамны, фотомны урнаштырдым. Ул вакыт бу сайт бик популяр иде. Шунда кызлар күзли башладым. Карыйм, Зифа исемле кыз, чибәр генә, исеме дә үзенчәлекле. Башта тәхәллүстер дип уйлаган идем. Кердем, карадым, кармак салдым дип әйтергә була. “Сәлам, хәлләр ничек?” кебек гадәти фразалар белән сүз башладым.

Анкетага үз фотоңны куйган идеңме? Кайберәүләр бит чит кеше фотосын да куя.

Үземнекен куйган идем. Әйе, кайберәүләр бөтенләй фото куймый, йә берәр кешенекен файдалана. Мондый алдаулар сизелә. Кеше артык чибәр яки артык ямьсез булса, шундук шик туа. Иң яхшысы үз фотоңны кую инде. Бу аралашуны тизләтә һәм якынайта. Иң беренче чиратта фотога карыйлар бит. Зифаның да чын фотосы эленгән иде. Ул миңа “хәлләр әйбәт” дип җавап язды. Шуннан сүз арты сүз китеп аралаша башладык.

Аңа хәтле ниндидер барып чыкмаган танышулар-очрашулар булдымы?


Бер-ике шундый очрак булды: кызлар белән бер очрашасың да, аннары бүтән барасы килми башлый.

Виртуаль аралашудан чынбарлыкта очрашканга кадәр күпме вакыт узарга тиеш, ничек уйлыйсыз?

Ким дигәндә 2-3 атна, бәлки 1 айдыр.

Ә сезнең очракта ничек булды?

Без бер атна матур гына аралаша торгач, мин Зифаның телефон номерын сорадым. Ул язып җибәрде. Мин шуннан соң 3-4 көн шалтыратмый йөрдем әле. Хәтерлим, эш телефоныннан 2 сәгатькә якын сөйләшкән идек аннары. Бер көн узгач, өенә кунакка бардым. Башта атнага бер, аннары көнаралаш, аннары көн саен очраша башладык.

Зифа, таныш булмаган виртуаль кеше белән очрашырга курыкмадыңмы?

Башта бераз булды. Әмма ул вакытта мин аны инде шактый белгән идем, шуңа күрә курыкмый бардым.

Марсель, кешене чынбарлыкта күргәнче, башта аны виртуаль рәвештә сынап карау шактый уңайлыдыр. Интернет бу очракта фильтр ролен башка булып чыга?

Әйе, шулай дисәң дә була. Кеше белән аралашмыйча, аны белү авыр. Кайбер кешеләр әле 50 ел торып та бер-берсен ача алмый. Фильтр төрле була. Интернет – мәхәббәттә иң эре фильтрдыр. Ә инде очрашкач вак фильтр эшкә җигелә.

Сез рус сайтында танышкансыз. Татар танышу сайтлары да бар бит. Анкетагызны ник анда элмәдегез?


Заманында yuldash.com бик популяр иде. Анда танышырга, димләшергә, гаилә корырга теләгән кызлар аерым урнашкан - шунысы белән истә калды. Бәлки, башка сайтларны белми дә калганмындыр. Мода да үз эшен эшләде. Ул чакта бөтен кеше loveplanet.ruда утыра иде. Әйтик, бер ара “Одноклассники” популяр, икенче дәвердә “В контакте”. Ниндидер шаукымнар булып ала.

Зифа, синең дус кызларың арасында мәхәббәтләрен интернетта тапкан кешеләр бармы?

Әйе, андыйлар бар. Күбесе татар сайтлары буенча табышты.

Аларның гаиләләре дә сезнеке кебек ныкмы?

Әйе. Аларның да күбесе яхшы яши.

Интернетка караганда танышу агентлыгына барырга уңайлырак түгел идеме?

Юктыр. Беренчедән, интернет һәрвакыт кул астында. Кердең, карадың, язып җибәрдең, хатын алдың. Икенчедән, кешенең ниндидер комплекслары, оялулары булырга мөмкин.

Кайбер гаиләләрдә шундый йола бар: һәр елны танышкан көннәрендә танышкан урыннарына сәфәр кылалар. Сезнең ничек? Танышу сайтына кереп, моңланып утырмыйсызмы?

Юк, безнең башкача. Без танышкан сайт эшли микән әле ул, күптән кергән юк. Без ел саен Казандагы Урицкий паркындагы күпергә барабыз. Анда безнең мәхәббәт йозагы эленгән. Бер ел узгач, Зифага интернеттагы танышуыбызның диалогын кәгазь битенә чыгарып бүләк иткән идем. Хәзер ул бездә истәлек булып саклана...


Бүгенге кызу заманда танышу проблемасы яшьләр арасында шактый кискен тора. Егетләр-кызлар укырга омтыла, берничә җирдә эшли, танышырга вакыт тапмыйлар. Шул вакыт интернет ярдәмгә килә. Күпләр мондый танышулар хәерлегә илтми дип санаган вакытта Зифа һәм Марсель кебек яшьләр моны инкарь итә. Интернет ул техник чара гына. Аның өлеше зур түгел. Ул ике кешене таптыра һәм очраштыра гына. Ә калганын яшьләр үзләре хәл итә. Монда инде Интернет дигән димче олы юлга аяк баскан яшь гаиләгә уңышлар теләп, кул гына болгап кала...
XS
SM
MD
LG